Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бишмунча һәм Чупай ФАПлы булачак

ТР Президенты Р.Миңнеханов инициативасы белән республикада беренчел медицина-санитар ярдәме күрсәтүче сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү, агымдагы һәм капиталь ремонт ясау программасы гамәлгә ашырыла.

Аның нигезендә авыллардагы фельдшерлык-акушерлык пунктлары яңартыла, җиһазландырыла, искеләре урынына яңалары төзелә.

Агымдагы елда Татарстанда программа кысаларында 52 фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзеләчәк һәм 6 ФАПка агымдагы ремонт ясалачак. Программаның гомум суммасы 330 миллион сумны тәшкил итә. Иң мөһиме, хезмәтләр сыйфаты белән тәэмин итүне, бәяләр киметүне күз уңында тотып барлык ФАПлар да бердәм проект буенча сафка кертеләчәк.

Беренчел звено медицина учреждениеләре төзү программасы 2012 елда федераль бюджеттан биреләчәк өстәмә акчалар хисабына өч тапкырга артырга мөмкин. Бу хакта видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә ТР Президенты Р.Миңнеханов белдерде.

Программаны уңышлы гамәлгә ашырган өчен республика федераль бюджеттан 603 миллион сум күләмендә өстәмә акчалар алган. Татарстан башлыгы әлеге средстволарны медицина учреждениеләрен үстерүгә юнәлтергә тәкъдим ясады.

Безнең районда 2 ФАП төзү планлаштырыла. Бишмунча авылында объект республикадан бүлеп бирелгән акчалар хисабына сафка кертеләчәк. Ә Чупайда ФАП төзелешен "Татнефть" ААҖ финанслый. Болардан тыш, 7 ФАПта капиталь ремонт уздыру күз уңында тотыла. Шулай итеп, быел Аппак, Бикәсаз, Зәй-Чишмә, Кичү, Мәмәт, Иске Михайловка, Шарлама авылларындагы ФАП биналары төзекләндереләчәк һәм алар заманча җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Фото: http://73online.ru/readnews/14759

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: