Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балан вирусларны юк итә, ютәлне дәвалый, кан басымын көйли

Балан - иң файдалы җимешләрнең берсе. Аның составындагы С витамины лимонга караганда 1,5 тапкырга артыграк. Аңарда шулай ук тимер, селен, йод, каротин, фосфор бар. Балан җимеше бактерия, вирусларны үтерә. Согы исә диатез, ютәл вакытында куланыла.

Баланны күп очракта бал белән кушып ашарга яраталар, шуның белән ачысы да сизелми. Ачысы дигәннән, нәкъ шул ачы тәме аркасында ул диабет белән йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан сихәтле. Һәр көнне кичен бер чәй кашыгы бал белән балан кушылмасын ашау кан басымы белән булган проблемалардан котылырга булыша, ашказаны чирен булдырмый. Бал белән баланны бавыр авырулары вакытында, салкын тигәннән дә ашарга кирәк.

Балан җимеше тынычландыру үзлегенә дә ия. Бер аш кашыгы баланга бер стакан кайнар су салып, көненә ике тапкыр эчегез.

Баланнан сок та, морс та, кайнатма да, желе да ясыйлар.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса