Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балалар сәламәт булсын

«Сәламәтлеге чикле балаларга психо-медико-педагогик ярдәм". Бүген Әлмәт муниципаль районының Тихоновка мәктәбендә шул темага республика семинары узды. Әлмәт белгечләренең эш тәҗрибәсе белән Казан, Чаллы, Түбән Кама психо-медико-педагогия консультациясе вәкилләре танышты.

Үсешендә тоткарлыклар булган һәр бала укуда уңышка ирешергә мөмкин. Әгәр аңа вакытында комплекслы диагностика уздырылып, дәвалау билгеләнсә, социаль һәм коррекция ярдәме күрсәтелсә. Соңгы вакытта җәмгыять тә, дәүләт тә социаль яклауга мохтаҗ категориягә, шул исәптән сәламәтлеге чикле кешеләргә йөз белән борылды. Мәгариф идарәсе белгечләре шундый фикердә. Беренчедән, балалар һәм үсмерләр үсешендә тоткарлыклар һәм тайпылышларны ачыклау, дәвалау һәм алар өчен шартлар тудыру, тәкъдимнәр эшләү өчен шәһәрдә психо-медико-педагогия консультациясе (ПМПК) гамәлгә куелды. Уртаклашырлык тәҗрибә тупланган икән, димәк, эш бара. 10 ел эчендә алар тарафыннан 3 яшьтән 18 яшькәчә 8 меңнән артык бала тикшерелгән. ПМПК күрсәтмәсе алганнар акылга зәгыйфь балалар, терәк-хәрәкәт органнарында тайпылышлар булган һәм күрү мөмкинлеге чиклеләр өчен гомумбелем бирү мәктәпләрендәге махсус сыйныфлар да һәм коррекция мәктәпләрен дә белем ала.

Бүгенге семинар кысаларында логопед Әлфия Әбүбекирова һәм дефектолог Гүзәл Шиамовалар сөйләмендә һәм психика үсешендә тоткарлыклар булган мәктәпкәчә яшьтәге бала һәм 1 сыйныф укучысы белән ачык дәрес күрсәтте.

Л. Минаева.

Фото: http://weburg.net/news/28664

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250