Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Авырткан урын – рак

Әлмәт муниципаль районының иҗтимагый советы утырышында онкология темасын алгы планга чыгардылар.

Әлмәт муниципаль районының иҗтимагый советы рәисе Рушания Нәҗметдинова, район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова һәм сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Вера Головина җитәкчелегендә иҗтимагый советның йомгаклау утырышы булып узды. Анда сүз онкологик ярдәм, районда наркологик торыш, коммуналь инфраструктура системасының комплекслы үсеше, хезмәтне саклау һәм аның шартларын яхшырту программалары хакында барды. Шулай ук, иҗтимагый советның 2016 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалып, киләсе елга планнар да билгеләнде.

Утырышта беренче урынга онкологиягә каршы көрәш темасын чыгарулары юкка түгел - агымдагы ел республикада ракка каршы көрәш елы буларак игълан ителгән иде. Рак яшерен генә һәм сиздермичә тамыр җәя, инде кеше авыртулар сизә башлаган мәлдә ул дәвалап булмастайга әверелгән була. Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Николай Зотов та үз чыгышында әнә шуларга игътибар ясап, вакытында медицина тикшерүе узуның, диспансеризациянең әһәмиятен халык аңына сеңдерергә кирәклеген әйтте.

- Районда бу өлкәдә проблемалар шактый. Мисал өчен, безне ир-атлар

өчен махсус кабул итү кабинетлары булмау борчый. Киләсе елга әлеге мәсьәлә уңай якка хәл ителер дигән өмет бар. Ә тулаем алганда, онкологик ярдәм соңгы елларда хактан да камилләште. 2010 елга кадәр ракка кечкенә генә шик туса да, халык Казанга йөри, сырхауханәләрдә көнозынга сузылган чиратлар хасил була иде. Хәзер исә онкология буенча эш тулы бер системага салынган. Электрон чиратка язылып, халык тиз арада һәм югары квалификацияле ярдәм ала ала, - диде Республика клиник онкология диспансерының Әлмәт филиалы баш табибы Сергей Карамаликов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса