Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

“Авылның ак фәрештәләре”

Узган атнада Бөтендөнья шәфкать туташлары көнен билгеләп уздык. Әлеге һөнәри бәйрәм уңаеннан күркәм традиция буенча шәһәребездә "Иң яхшы фельдшерлык-акушерлык пункты фельдшеры" бәйгесе булып узды. Чара "Авылның ак фәрештәләре" исеме астында үткәрелде.

Авыл халкының таянычы, сәламәтлекләре какшап киткәндә иң беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузучы, җылы куллары, тәмле сүзләре белән дәвалаучы фельдшерларның хезмәте бәяләп бетергесез зур. Алар тәүлекнең кайсы вакыты, һава торышының нинди булуына да карамастан мөрәҗәгать итүләрнең берсен дә җавапсыз калдырмыйлар. Әлеге бәйге ак халат ияләрен хөрмәтләүне, аларга рәхмәт җиткерүне үз эченә алды. Анда барлыгы 8 фельдшер катнашты. Нагорныйдан Л.Шорова, Югары Акташтан М.Волкова, Югары Мактамадан А.Әбүнәгыймова, Колшәриптән И.Нуриәхмәтова, Тайсуганнан В.Хәйруллина, Новотроицкийдан М.Чадаева, Чупайдан Л.Ямалиева, Миңлебайдан З.Әлмөхәммәтовалар үз-үзләрен һәм хезмәтләрен тәкъдир итүдә, килеп туган мәсьәләдән чыгу юлларын эзләүдә, тест сорауларын чишүдә көч сынашты. Шулай ук фельдшерлар үзләре әзерләгән ризыклар белән жюри әгъзаларын шаккаттырды. Җанатарлар да бәйгедән читтә калмады - аларга да бәя куелды. Нәтиҗәдә, беренче урынга В.Хәйруллина лаек булды. Икенче урынны М.Волкова яулады. Призлы өченче урын М.Чадаевага бирелде. Бәйгедә катнашучыларның һәммәсенә дә сәламәтлек саклау идарәсенең Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Бәйге ахырында һөнәри бәйрәм уңаеннан районыбыз сәламәтлек саклау учреждениеләренең урта медицина хезмәткәрләре дә бүләкләнде.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА әзерләде.

М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250