Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

4 февраль - Бөтендөнья яман шеш авыруы белән көрәш көне

Халыкара яман шеш авырулары союзы тарафыннан бу көнне (2005 елдан алып) төрле чаралар оештыру каралган.

Алар киң җәмәгатьчелекнең игътибарын әлеге мәсьәләгә юнәлтү һәм халыкка авыруның ни дәрәҗәдә куркыныч, киң таралыш алуы турында искә төшерү максатларын күз уңында тоталар. Әлеге чаралар 2008 елдан башлап һәр ел яңа шигарь астында үтәләр.

Белгечләр фикеренчә, авыруның барлыкка килү сәбәпләре билгеле, ә бу үз чиратында яңа очракларның өчтән берен булдырмый калырга ярдәм итә. Яман шешне барлыкка килгән чорынды ук күреп алып, тиз арада дәвалау савыгуга китерә ала.

Әлеге авыруның бөтен дөньядагы үлем-китемнең төп сәбәпчеләренең берсе булып торуы сер түгел. Статистика буенча 2005 елда Россиядә яман шеш белән авыручы 2,3 млн. кеше теркәлә, ә бу исә 1995 ел белән чагыштырганда 1,75 млн. кешегә күбрәк дигән сүз. Һәр ел саен якынча 400-500 мең кешедә әлеге авыру ачыклана булып чыга.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча нурланыш терапиясенә якынча 70% онкологик авыру мохтаҗ. Россиядә исә авыруларның 30%ына гына аны алу бәхете тәти.

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250