Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

2016 елда Татарстанда рак авыруларыннан простатик биз һәм сөт бизләре шеше беренче урында

Узган елда республикада 7 мең 521 кеше онкологик авырулардан җан биргән.

2016 елда Татарстанда 15 мең 545 яман шеш очрагы теркәлгән. Чагыштыру өчен, 2014 елда 14 мең 801 факт булган. Әлеге мәгълүматларны бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья онкологик авыруларга каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясендә җиткерделәр.

"Үлем буенча кимү күзәтелә. Былтыр ул 44 очракка кимрәк. Үлем дәрәҗәсе 100 мең кешегә 194 очрак нисбәтендә. Безнең бурыч - яман шешне ачыклау һәм үлем күрсәткечләре арасындагы аерманы һәрвакыт арттырып тору", - дип белдерде Республика клиник онкологик диспансерның баш табибы Илдар Хәйруллин. Узган елда 7 мең 521 кешенең онкологик авырулардан гомере өзелгән. Баш табиб эшкә сәләтле кешеләр һәм балалар арасында үлемнең кими баруын әйтте.

2016 елда яман шеш диагнозы белән 97 мең 945 кеше теркәлгән. Биш һәм аннан артыграк ел исәптә торучылар, 2014 ел белән чагыштырганда, 2 процентка артып, 56,8 процент булган (Россия Федерациясендә 2015 елда - 52,9 процент).

Яман шеш авырулары структурасында аеруча киң таралганнары: тире рагы (12,4 процент), юан эчәк (12,3 процент), сөт бизләре (10,3 процент), үпкә (10,2 процент), простатик яки мәни бизе (предстательная железа) - 9,1 процент, хатын-кыз җенес әгъзалары (9,1 процент), ашказаны (6,9 процент). Ир-атлар арасында узган елда рак авырулары арасында беренче урында мәни бизе (18,7 процент) торса, хатын-кызлар арасында сөт бизләре шеше (19,9 процент).

Илдар Хәйруллин сүзләренә караганда, узган 2016 елда Татарстанда онкодиспансерда барлыгы 14, 5 мең операция ясалган.

Гөлнар Гарифуллина

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса