15 яшьлек үсмер йөрәк өянәгеннән үлгән
Фаҗига Казанның Мәскәү районында Химиклар Мәдәният сарае янында була.
15 яшьлек малайның йөрәге тота. Күрүчеләр шунда ук ашыгыч ярдәм машинасы чакыралар. Малай аңында була әле. Әмма шоферның адресны тиз генә таба алмавы сәбәпле ашыгыч ярдәм озак килә. Малайның әти-әниләре бала үлемендә ашыгыч ярдәмне гаепли. Хәзер Сәламәтлек саклау министрлыгында вакыйгага аңлатма әзерлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа