Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

15 ноябрь - Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне

«Республика медицина профилактика үзәге» ДАССО инициативасы буенча 15 ноябрьдә студент яшьләрдә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм тәмәке тартудан баш тартуны мотивацияләүгә юнәлтелгән Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көненә багышланган масштаблы акция үтәчәк.

Планетабызда һәр ун секунд саен бер һәвәс тәмәкече үлә. Дөньякүләм сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча дөньяда үпкә яман шешеннән үлүнең 90%ы, озакка сузылучан бронхиттан - 75%ы һәм йөрәкнең ишемик авыруыннан - 25%ы тәмәке тарту белән бәйләнгән.

Россиядә 65% ир-ат һәм 30%тан артык хатын-кызлар тәмәке тарта; алардан 80% ир-ат һәм 50% хатын-кыз үсмер яшьтә тарта башлаганнар. Милли тикшеренү мәгълүматлары буенча, соңгы 20 ел эчендә тәмәкечеләр өлеше 440 мең кешегә артты, һәм бу беренче чиратта яшьләр һәм хатын-кызлар хисабына барлыкка килә. Шулай итеп, 15-19 яшьтә 40% егетләр һәм 7% кызлар тарта, шул ук вакытта алар көнгә уртача 12 һәм 7 тәмәке тарталар.

Бүген кулланучыларга агулаучан тәмәке төтене кеше үпкәләренә ничек йогынты ясавы һәм тәмәке тарту сәламәтлек өчен нинди куркыныч нәтиҗәләргә китерүе турында дөрес мәгълүматны җиткерү мөһим.

Тәмәке тарту белән көрәшергә кирәклеге турында безнең планетада елга ике тапкыр искә төшерәләр: 31 майда һәм ноябрьнең һәр өченче пәнҗешәмбесендә (Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне).

Беренче «бәйрәм» Дөньякүләм сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1988 елда кабул ителгән, ә икенчесе америка онкологик җәмгыяте белән 1977 елда оештырылган. Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне максаты - тәмәке бәйлелеге таралуны киметүгә булышу, тәмәке тартуга каршы көрәшкә халыкның бөтен катламнарын җәлеп итү, тәмәке тарту профилактикасы һәм тәмәкенең сәламәтлеккә һәлакәтле йогынтысы турында җәмгыятькә җиткерү.

Материал Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250