Татар-информ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Сайлаучыларның 96%ы тавыш бирү урынын «Госуслуги» аша сайлый
Татарстанда тавыш бирү урынын алдан сайлау өчен гаризаларның 96 проценты дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелә. Бу хакта Җөмһүриятнең Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Иҗтимагый палата утырышында белдерде.
-
2026 елгы Дәүләт Думасы сайлаулары: бюллетеньнәргә микрошрифт өстәләчәк
2026 елда узачак Дәүләт Думасына сайлауларда кулланылачак бюллетеньнәргә махсус микрошрифт өстәләчәк. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сүзләренчә, бу яңа саклану элементы документларны ясалудан ышанычлы саклаячак.
-
Пенза өлкәсендә XVI Бөтенроссия авыл Сабантуенда мең килограммлы милли ризык белән Россия рекорды куячаклар
27 июньдә Пенза өлкәсенең Кече Труев авылы уздырылачак XVI Бөтенроссия авыл Сабантуенда яңа гастрономик рекорд урнаштыру күздә тотыла. Оештыручылар 1000 килограмм милли ризык әзерләп, «Россия рекордларының гастрономия китабына» керергә ниятли.
-
Татарстанда Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү турында закон кабул ителде
Татарстанда Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерүнең аерым мәсьәләләрен җайга сала торган закон кабул ителде. ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган Документ республиканың рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.
-
Авыл халкы өчен уңайлы: автолавка һәм Сбербанк офисы бер үк вакытта киләчәк
Татарстанда «Татпотребсоюз» һәм Сбербанк авыл җирлекләрендәге күчмә хезмәтләрнең — сәүдә автолавкалары һәм мобиль банк офисларының эш графикларын берләштерде. Хәзер авыл кешеләре, бигрәк тә өлкәннәр, бер килгәндә азык-төлек ала һәм банк эшләрен хәл итә алачак.
-
Татарстанда Африка корпусы өчен медиклар һәм БПЛА операторларын җыю башкарыла
Татарстанда Африка корпусы өчен медиклар һәм БПЛА операторларын җычлар.
-
Әлмәттән махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөкне илттеләр
Әлмәттән махсус хәрби операция зонасына ярдәм илттеләр.
-
Татарстанда гаиләләргә ярдәм чаралары киңәйтелә
Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында күпбалалы, аз керемле, студент һәм авыл гаиләләренә ярдәм чаралары уңышлы гамәлгә ашырыла — балалар бакчасы өчен компенсация, торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидияләр, яшь әниләргә бердәм түләүләр һәм башка чаралар дистәләгән мең кешене колачлый.
-
Путин Казандагы Россия – АСЕАН саммитының оештырылуын югары дәрәҗәдә билгеләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда узган Россия – АСЕАН саммитына йомгак ясады. Ул чараның ил өчен әһәмиятен ассызыклады һәм аны оештыруда катнашкан барлык хезмәткәрләргә рәхмәт белдерде.
-
Казанда «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе үз ишекләрен ачты
Россия – АСЕАН саммиты кысаларында оештырылган күргәзмәдә республиканың иң перспективалы проектлары һәм инновацион эшләнмәләре тәкъдим ителә. Аны карау өчен барлык теләүчеләр дә чакырыла.
-
Рөстәм Миңнеханов АСЕАН лидерларын озатты: кунаклар Казандагы саммитны югары бәяләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда тәмамланган Россия – АСЕАН саммитында катнашкан берничә илнең хөкүмәт башлыкларын һәм берләшмә җитәкчесен кабул итте. Мәртәбәле кунаклар башкаладагы җылы каршы алуны һәм чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.
-
Казан онкологлары 12 сантиметрлык тромб белән бөер алган
Казан онкодиспансеры хирурглары ир-атның аскы венага кадәр үтеп кергән 12 сантиметрлык шеш тромбы белән бөерен уңышлы алган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Казанда чыгарылыш сыйныф укучылары ярдәме белән билбордлар барлыкка килде
Укучылар өчен мотивацияле фразаларны ун билбордта урнаштырдылар.
-
Фәрит Хәнифов Россия-АСЕАН форумында Татарстанның транспорт-логистика потенциалын тәкъдим итте
Казанда узган Россия-АСЕАН эшлекле форумында Татарстан транспорт министры Фәрит Хәнифов республиканың уникаль географик халәте һәм халыкара логистика чылбырларындагы мөһим роле турында сөйләде.
-
Татарстанда БДИ нәтиҗәләре расланды: йөз балл җыючылар саны кимеде
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы химия, әдәбият һәм тарих буенча БДИ нәтиҗәләрен игълан итте. Ведомство мәгълүматларына караганда, быел бу фәннәрдә максималь балл җыган укучылар саны узган елгы күрсәткечләрдән кимрәк булган.