Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
пр

Үзе кабак, үзе груша

"Алтын груша" ("Золотая груша") дип аталучы декоратив кабакны күп бакчачылар яратып өлгерде.

Ул үзенчәлекле тәмгә ия. Тәмен татып караучылар аны чикләвек белән чагыштыра. Кабакның мыекларын агач яки куакка үрмәләтсәгез, оттырмассыз. Уңыш өлгергәндә алар груша сыман асылынып тора. Тышкы кыяфәте белән грушаны хәтерләткән кабакның авырлыгы 1,5-2 кило. Ул тиз, 90-95 көндә өлгерә, авыруларга чыдам. Бер мыектан, гадәттә, ике-өч "груша" үсеп чыга. Иң кызыгы: бүлмә температурасында да язга кадәр саклана. Хуҗабикәләр аны аш бүлмәсендә натюрморт буларак та куллана.

http://akcharlak.com/article/ze-kabak-ze-grusha/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса