Әлмәт таңнары

Ябыгу нияте белән тотылган ураза кабул булмый

Аллаһ Тәгалә Коръәндә Рамазан аеның фазыйләте турында шулай ди:

«Рамазан аенда кешеләргә туры юлны күрсәтүче, дөрес юлның һәм аеручының ачык дәлилләре буларак Коръән иңдерелде. Сездән кем дә кем бу айга җитсә, ураза тотсын. Әгәр кем дә кем авыру яки сәфәрдә булса, шул ук санда башка көннәрдә ураза тотсын. Аллаһ сезгә җиңеллек тели, ә авырлык теләми. Ул билгеле сандагы көннәрне ахырына җиткерүне һәм сезгә туры юлны күрсәткәне өчен Аллаһны зурлавыгызны тели. Бәлки сез шөкер итәрсез» (Бәкара, 185).


Аллаһ Тәгалә бөтен кешелеккә дөрес яшәү рәвешен күрсәтүче, тормышта мөһим булган нәрсәләрне аңлатучы Коръәнне Рамазан аенда иңдерде. Рамазан гарәп телендә «рамад» сүзеннән барлыкка килгән. Бу сүз «эссе», «кызу» дигән мәгънәне белдерә. Гарәпләр элекке вакытта айларга исемнәрне табигать күренешләренә карап куша торган булган. Бу ай кояш бик нык кыздырган вакытка туры килгәнгә, аны «рамадан» (кыздыручы, кайнар) дип атаганнар.

Рамазан ул - рухи тәрбия, гыйлем алу, Коръәнне уку һәм аның мәгънәләрен өйрәнү ае. Шуңа күрә кешеләр бу айда дини гыйлем алуга, Коръән китабын күбрәк укуга игътибар итәргә тиеш.

Кеше уразаны дөрес ният белән тотарга тиеш. Кешеләрнең кайберләре уразаны ябыгу өчен яки авырулардан сәламәтләнү өчен тота. Чынлыкта мондый ният белән тотылган уразаны Аллаһ кабул итми. Чөнки бу очракта ураза Аллаһ ризалыгы өчен түгел, ә ниндидер дөньяви файда өчен тотыла. Ихласлы кеше уразаны Аллаһның әмерен үтим һәм Аның ризалыгына ирешәм дигән ният белән тотарга тиеш.

Шулай ук кешеләрнең күбесе ураза тотуның асыл мәгънәсен аңламый. Алар фикеренчә, ураза ул - ашау-эчүдән генә тыелып тору. Ләкин ураза - ашау-эчүдән генә түгел, ә бөтен гөнаһлы гамәлләрдән тыелу. Рамазан аенда кешенең бөтен әгъзалары да ураза тотарга тиешле. Теле дә, кулы да, күзе дә, аяклары да. Шуңа күрә уразада ашау-эчүдән тыелып, ә гайбәттән, ялган сөйләүдән, сүгенүдән, кеше рәнҗетүдән һәм әрләшүдән тыелмаган кеше көне буе ач торучы гына булып санала. Аллаһ Тәгалә аңа бернинди дә әҗер-савап бирми. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с.) әйтә:

«Кем дә кем ураза вакытында ялганны һәм аның белән гамәл кылуны калдырмаса, Аллаһка аның ашау-эчүдән тыелып торуы кирәк түгел» (Бохари).
Чынлыкта, Аллаһ Тәгалә кешеләргә ураза тотуны авырлык тудыру өчен йөкләмәде. Аллаһ Тәгалә ураза аркылы кешеләрнең җаннарын һәм тәннәрен тәрбияли, аларга башка айларда бирелмәгән әҗер-савапларны бирә. Аллаһ Тәгалә - Рәхимле һәм хикмәт Иясе, шуңа күрә дә Ул ураза тотудан авыру һәм сәфәрдә булган кешеләрне азат итте. Галимнәр аңлатуынча, әгәр дә кеше таң атканчы 90 чакрым ераклыктагы юлга чыкса, ураза тотмый ала. Ләкин Әбү Хәнифә мәзһәбендә әгәр дә юл авыр булмаса, ураза тоту хәерлерәк.

Кеше авыру яки сәфәрдә булу сәбәпле уразасын калдырса, сәламәтләнгәч һәм сәфәрдән кайткач, уразаны тотып бетерергә тиеш була.

http://shahrikazan.com/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: