Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
пр

СӘЛАМӘТ БУЛЫГЫЗ!

Ачы үлән аппетитны яхшырта. Өч өлеш әремгә (полынь) бер өлеш меңъяфрак (тысяче­листник) кушып болгатыгыз. Бер аш кашыгы шул үлән катнашмасына бер стакан кайнап торган су салыгыз. Шуны 20 минут томалап тотып, сөзегез. Төнәтмәне, берәр аш кашыклап, ашарга 15-20 минут кала эчегез.

Нәүрүз үләне (первоцвет) артритны дәвалый.
Ун грамм вакланган нәүрүз үләненә бер стакан кайнар су салыгыз. Шуны 15-20 минут төнәтегез. Төнәтмәне чирек һәм яртышар стаканлап, көнгә өч-дүрт тапкыр эчегез. Нәүрүз үләнен яшел салат килеш шулпалы ашларда куллану да файдалы санала.

Мелисса атеросклероздан ярдәм итә.
Мелисса нервы спазмнарын бетерә, баш мие эшчәнлеген яхшырта, колак шаулавын һәм баш әйләнүне киметә. Мелиссаны чәйгә са­лып яисә төнәтмә ясап эчү файдалы. Ул болай ясала: бер аш кашыгы мелиссага 200 г кайнар су салып төнәтегез. Мелисса орга­низмга бернинди тискәре йогынты яса­мый, шунлыктан аны курыкмыйча дәвам­лы кулланырга мөмкин.

Ачы торма (редька) бронхитны дәвалый.
Балаларны дәвалау өчен ул болай ясала: иң элек ачы торманы вак шак­маклап турагыз. Шуны кәстрүлгә салып, өстенә шикәр комы сибегез. Кәстрүлне капкач белән ябып, мичтә ике сәгать пе­шерегез. Аннары барлыкка килгән сокны сөзеп, кечкенә шешәгә тутырыгыз.
Балага сокны икешәр чәй кашыгы көнгә өч-дүрт тапкыр ашар алдыннан һәм төнгә эчерегез.

Яшел чәй бик файдалы.
Яшел чәй кеше­нең тән тиресе эшчәнлеген яхшырта, орга­низмны тирләтеп, тән күзәнәкләрен чистарта. Шулай ук бөердә, бавырда һәм сидек куышлы­гында ташлар булдырмауга бик яхшы профи­лактик чара булып тора.

Аксымлы бал маскасы.
Бер аш кашыгы бал­ны тәмам эрегәнче җылытыгыз. Шуңа бер аш ка­шыгы талкан (толокно) кушыгыз. Әлеге катнашмага тугланган йомырка агы салып болгатыгыз, масканыны биткә ягып, 15-20 минут тотыгыз.

Сөембикә журналыннан алынды.

vk.com/salamtlek

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса