Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
пр

Сентябрьдә бакчачы мәшәкатьләре

Менә бакчаларыбызга көз дә күз салды: ә анда алмагачлар балланып, миләшләр һәм баланнарыбыз алланып, көзге чәчәкләребез нурланып, күңелгә рәхәтлек биреп утыра.

Көз шундый мизгел инде ул: күзләр кояшлы көнгә карап "эссе" ди, ә куллар... салкынча һавадан калтырана төшә. Көзге чык та инде җәйге кебек җиңел түгел, ә үләннәрне җиргә бөгә. Ерак-еракларда кыргый казларның моңсу каңгылдавы ишетелә. Искиткеч матур да, җырлы да, моңлы да шул ул көзләр!
Күпләр инде сентябрь урталарына бакча эшләрен тәмамлаган диярлек, ләкин иркенләп китү ярамас: алда зур көзге эшләр тора. Сентябрь аенда бакчачының төп эшләре, әлбәттә, өлгергән уңышны җыю, аны эшкәртү һәм саклауга салу. Чын бакчачының бу чорда эше күп, чөнки нәкъ менә шушы вакытта киләсе ел уңышына нигез салына. Бу айда без шулай ук "яшел дусларыбызның" кышны исән-имин үткәрүе турында да ныклап уйланырга тиеш. Димәк, сентябрь безне яхшылап сыйларга да, яхшы итеп эшләтергә дә өлгерер.
Уңыш җыябыз. Алманы яратабыз да соң! Җәйге сортларны инде ашап бетердек булса кирәк, бүген килеп көзге һәм кышкы сорт алмаларга чират җитте. Безнең бурыч - аларны үзвакытында җыеп алу. Берьяклап караганда, алмаларның агачта мөмкин кадәр озаграк торуы яхшы - аларның тәме һәм саклануы яхшыра, ә икенче яктан караганда, җимешләргә кырау төшү куркынычы бар, озаклы яңгырларның сыйфатка зыян салуы мөмкин. Бу очракта инде алмалар озак сакланмаячак. Алманы өзәр вакыт җитү-җитмәвен болай белергә мөмкин: сабагыннан җиңел өзелү, үсеше тукталу, орлыкларның караңгы төскә керүе һәм сортның үзенә тиешле төскә кереп өлгерүе. Өлгергән алманы (груша һ.б.) агачтан бик сак кына өзәләр, шулай иткәндә аны озак сакларга мөмкин. Черек алмаларны да җыя барырга кирәк.
Аларны бакчадан читкә чыгарып җиргә күмегез. Ашлама кертәбез. Бакчабызда үскән үсентеләр безгә мул уңыш, шифалы витаминнар бирер өчен бик тә тырышканнар, шуның өчен аларга яңадан көч җыярга ярдәм итәргә кирәк. Ни өчен дигәндә, алда салкын һәм карлы кышлар көтә, ә бакчадагы агач-куаклар, үсентеләр өчен бу зур сынау. Шунысын да әйтергә кирәк, сентябрьнең икенче яртысында агачларда көчле тамыр үсеше башлана, шуның өчен туфракта дым һәм туклыклы матдәләр җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Бу эшне тизрәк башкарырга кирәк, чөнки бераз гына соңлату да киләчәк уңышка аяк чалырга мөмкин.
Алмагач һәм груша. Алмагач һәм груша агачларына органик һәм фосфор-калийлы ашламалар мөһим. Һәр алмагач төбенең 1 квадрат метры саен якынча 3-5 кг. органик ашлама, 10-12 г. калий һәм 3-40 г. суперфосфат кертү дөрес булачак. Калийлы ашламалар агачларның салкынга чыдамлылыгын, ә фосфор булачак уңышның күләмен арттыра. Ашламаны, агачның яшенә карап, 5-20 см. тирәнлектә кәүсә тирәли тигез күләмдә кертергә киңәш ителә. Әгәр һава торышы коры тора икән, башта туфракны 35-40 см. тирәнлеккә кадәр дымландырырга кирәк.
Кара карлыган һәм крыжовник. Алар да минераль тукландыруга мохтаҗ. Беренче өч елда, әгәр сез куакларны утырткан вакытта кирәкле матдәләрне керткәнсез икән, фосфорлы һәм калийлы ашламаларны кертмәскә дә мөмкин. Өч елдан соң һәр куак астына якынча 10-15 кг. органик ашлама, 80-120 г. суперфосфат һәм 30-50 г. хлорийлы калий кертергә мөмкин. Сентябрь аенда җиләк бирүче куакларны суперфосфат һәм калий тозы (1 чиләк суга 1 стакан суперфосфат һәм ½ стакан калий тозы) белән сыйларга мөмкин. Ремонтант бакча җиләген сентябрь буена әчетелгән сыер тизәге (1:15 микъдарендә), яисә чүп үләннәре төнәтмәсе белән ашларга мөмкин. Сентябрь уртасыннан соң мочевина бирүне туктатырга кирәк.
Виноград. Виноград та ашламаларны бик ярата, бигрәк тә фосфорлы һәм калийлыларны. Уңышын җыеп алганнан соң куаклар төбенә монофосфатлы калий (1 чиләккә 30-40 г.) кертергә онытмагыз. Шулай ук калимагнезияне дә кулланырга мөмкин). Виноград аеруча тиресне ярата, чөнки тирес аны азот, фосфор, калий, шулай ук микроэлементлар белән баета. Аны куак төбенә 3 ел саен 1 кв.м.га 6-8 кг. чамасы казып салырга киңәш ителә. Фосфорлы (суперфосфат) һәм калийлыларны 1 кв.м. җиргә 50-60 г. исәбеннән кертергә кирәк. Виноград төбенә фосфор ашламасы буларак шулай ук көл дә кертергә мөмкин.
Бакчаны эшкәртү. Уңышны җыеп бетергәч, ләкин әле яфраклар коелмас борын ук, агач һәм куакларны мочевина эремәсе белән (1 чиләк суга 500 г.) эшкәртү мөһим. Шушы ук эремәгә 700 г. хлорлы калий да өстәргә мөмкин - аны алдан кайнар суда эретергә кирәк. Әлеге эремәне сиптерү үсентеләрне бик күп гөмбәчек авыруларыннан, шулай ук шактый корткычлардан саклый. Эшкәрткән чакта агачның кәүсәсен һәм яфракларын гына түгел, ә кәүсә тирәсендәге туфракны да эшкәртегез. Менә шуннан соң инде сезгә кышын туфракта кышлый торган корткычлар да куркыныч булмаячак!
Сентябрьнең матур, аяз көннәрендә агач кәүсәләрен һәм скелет ботакларны чистартып, 2-3 процентлы бакыр купоросы белән эшкәртегез һәм бакча сагызы (садовый вар) белән сылагыз. Шулай ук аларны бакча эшләре өчен махсус эшләнгән су-эмульсия буявы белән дә буяп куегыз. Әлеге буяу шунысы белән яхшы: ул көзге озайлы яңгырлар чорында юылмый һәм агачларны язын көчле кояш нурларыннан да саклаячак. Чөнки иртә язда әле бакчаларда кар күп ята, без агачларны тиз генә буярга өлгерә алмаячакбыз.Акбур белән аклауның файдасы аз, чөнки язга кадәр ул юылып бетүчән.
Матурлык һәм файда өчен кисәбез! Сентябрь җимеш агачларын гына түгел, ә барлык төр куакларны - карлыган, крыжовник, кура җиләге һ.б. кисеп, тәртипкә китерер чор. Бу бигрәк тә иске агачларга файдага, чөнки аларның карт, инде җимеш бирмәгән ботаклары яшь ботакларга үсәргә ирек бирми. Ботакларны дөрес кисү, агачларга зыян салмау мөһим. Монда төп принцип: эчкә, кәүсәгә яки аска карап үскән барлык ботакларны кисәргә кирәк. Чөнки алар бер-берсенә зыян салып, яктылыкны каплап тора. Ә инде тышка карап үскән һәм берьеллык ботакларны, әлбәттә, калдырыгыз. Болай итеп без агачларны киңәюгә китерәбез, димәк, уңыш та мулрак булачак.
Агачларга "ремонт" ясаган вакытта авыру һәм корткычлар белән зарарланган ботакларны һич җәлләми кисеп атыгыз, чөнки алардагы личинкалар һәм авырулар әкренләп сәламәт ботакларны да зарарлаячак. Бакчада һәрвакыт 1-2 булса да яшь үсентеләр була. Берьеллыкларының очларын өзеп ташларга киңәш ителә, бу аларга яшь кәүсәләрен ныгытырга һәм салкын кышны исән-имин чыгарга булышыр.
Көзен барлык үсемлекләр дә җитәрлек күләмдә дым алып калырга тиеш. Көннәр коры торган очракта бигрәк тә. Җиләк бакчасында Август аенда утыртылган бакча җиләкләрен игътибар белән карагыз, тамыр алырга өлгергән нәни куакларның төпләрен йомшартыгыз. Кайчак җиләкнең яфраклары яшел күренә, ә менә уртадагы "йөрәге" күренми, аны туфрак күмгән була. Тизрәк аларны өскә калкытып чыгарырга ашыгыгыз. Җиләк бирә торган плантацияне дә игътибарлап карагыз, арада артык картайган төпләрне алып ташлап, алар урынына яңаларын утыртыгыз.Көз коры килсә, бакча җиләгенә даими су сибеп торыгыз.
Кура җиләге. Уңышны җыеп алу белән үк быел җиләк биргән һәм авыру, зәгыйфь ботакларны төптән кисеп ташлыйбыз. Шуннан соң инде калган ботакларны толымлап бәйләп, җиргә иябез. Бу эшне соңга калдырырга ярамый, чөнки соңрак ботаклар үзләренең сыгылмалылыгын югалта һәм җиргә игән вакытта сынарга мөмкин.
Бакчачыга киңәш: югарыда санап үтелгән эшләрнең берсен дә соңга калдырып башкарырга киңәш ителми. Ни өчен дигәндә, күпләребез быелгы уңышны җыеп алып эшкәртә, ләкин аны мул биргән агач-куакларга рәхмәт әйтергә, аларны кышка тәрбияләп озатырга онытабыз. Ә соңыннан: "сорты начар булды, яхшы уңыш бирүе бик тиз үтте" дип зарланабыз. Аңлашылды, шулай бит?!
Кишерне кайчан казып алырга? Көзге һава шартлары яхшы булып кишер үсеп утырса, кишерне чыгарырга ашыкмагыз. Ә инде һава торышыннан куркып иртә чыгарсагыз, киптерергә дә, юарга да ярамый. Шунда ук базга, подвалга яки суыткычның аскы тартмаларына урнаштырыгыз. Саклау өчен температура 0...+ 2 градус булса, бик яхшы. Кишерне базда саклаганда аралаштырып дымлы ком сибәргә кирәк.
http://omet-rb.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса