Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
пр

Пальминг – күзләрне ял иттерә, күрү сәләтен арттыра

Пальминг ул бик борынгы һәм гади күнегү. Һәр органның, һәр гәүдә өлешенең үз энергетикасы бар.

Проблемалы органнарның биокыры көчсез була. Ә хәзер кулларыбызга карыйк. Иң көчле биокыр аларда. Димәк, күзләргә ярдәмне ул күрсәтә ала. Кулларны бер-беренә ныклап ышкыгыз, нәтиҗәдә алар җылынырга тиеш. Бу кулларның энергиясе көчлерәк булсын өчен кирәк. Аннары кулларны күзләр өстенә куегыз. Уч төбе күзләргә юнәлгән булсын, ә учлар үзләре маңгай уртасында кисешсен. Уч төбен күзгә якынрак китерегез. Иң яхшысы - керфекләр аны кытыклый алырлык булсын. Учлар аркылы яктылык та төшмәсен. Терсәкләрне өстәл өстенә куегыз. Бу вакытта тормышыгыздагы күңелле мизгелләр турында уйлагыз, хыялланыгыз. Вакыт буенча чикләүләр юк, күпме утыра аласыз, утырыгыз. Кимендә биш минут утырырга кирәк. Соңыннан кулларны җайлап кына алып, күзләрегезне акрын гына ачыгыз. Пальмингтан соң төсләр тагын да ачыграк күренә башлый. Аны ашар алдыннан һәм берәр физик башкарганнан соң эшләү яхшы. Компьютер каршында бер сәгать утыргач, бер минут пальминг эшләгез. Нәтиҗәсе тагын да яхшырак булсын дисәгез, күзләрегезгә күнекмәләр ясагач эшләгез.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса