Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
пр

Оеклар тишелмәсен дисәгез

Быел җәй өстән җылы киемнәр төшмәс кебек тоела.

Капрон оек-колготкалар да һаман актуальлеген югалтмый - суык. Ул колготка дигәннәре хатын-кызның шактый бюджетын суырып тора. Ертылмаучы, "күзе китмәүче" колготка - һәр гүзәл затның хыялыдыр. Бу хакта галимнәр дә, халык үзе дә баш вата. Капрон колготкалар озаграк хезмәт итсен өчен иң гадәти булмаган ысул - колготканы стресска дучар итү. Яңа киемне кабыннан чыгарыгыз да, чылатып, берничә сәгатькә туңдыргычка алып куегыз. Ныклы туңгач, алып, бүлмә температурасында эрергә калдырыгыз. Суыктан нейлон ныгый, бу аны җебе китүдән саклый. Ә инде моны эшләргә вакытыгыз булмаса, башка ысулны сайларга мөмкин. Яңа колготкаларны алыгыз һәм 20 сантиметр ераклыктан аңа чәч лагы сибегез. 1-2 минуттан кияргә була. Кайбер кешеләрнең колготкалары бармак башыннан ертыла. Бу капронның тырнак читенә ышкылуына бәйле. Баш бармагыгызга тән төсендәге пластырь ябыштырыгыз. Әлбәттә инде, аяк киемегез дә аякны кырмаска тиеш. Шул вакытта капрон колготкалар сезгә озак хезмәт итәчәк.

http://shahrichalli.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса