Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
пр

"Бәхет терапиясе" тәкъдим итәбез

Көзгә аяк басуга, аппетитыгыз югалып, тиз арый башладыгызмы? Элегрәк тәм табып башкарган эшләрегез хәзер авыр йөк булып тоеламы? Эч пошу, кирәксә-кирәкмәсә елау да гадәти күренешкә әйлән­деме? Шулай икән, кичекмәс­тән күңелегезгә колак салыгыз. Көзге депрессиягә бирелеп маташасыз түгелме?

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, бүген дөньяда 450 миллион кеше депрессиядән җәфалана. Шу­ларның өчтән бере сезонлы де­прессиядән интегә икән. 2020 елга депрессия инвалидлык алуга ки­тергән төп сәбәпләр арасында икенче урынга ук чыгарга мөмкин, дип чаң суга белгечләр. 2030 елга инде ул зур масштаб алган авырулар исемлегенә керергә мөмкин икән. Шуңа күрә, эшне зурга җи­бәр­мәс өчен, итәк-җиңнәрне бү­геннән үк җыярга кирәк, ди бел­гечләр. Яз-көз фасылларында яңа­ручы сезонлы депрессияләргә аеруча игътибарлы булырга чакыра алар.

Күпләрнең бер уңайга гына аккан тормышын бер мизгелдә үз­гәрткән көзге депрессия нилектән килеп чыга соң? Белгечләр моның берничә сәбәбен атый. Берен­че­дән, ел дәвамында күзәтелгән магнит давылларының иң күп өлеше нәкъ менә көз көненә туры килә. Ник дигәндә, көзен иртәнге һәм кичке һава температурасы шактый аерыла. Атмосфера басымы да кис­кен үзгәреп тора. Көннәр кыскаргач, шатлык гормоны (серотонин) да күпкә азрак бүленеп чыга башлый. Аны йокы гормоны (мелатонин) алмаштыра. Нәтиҗәдә көне буе йокы килә, тирә-якка битарафлык арта.

Депрессия нәселдән дә күчә ала, дип кисәтә табиблар. Бала ыгы-зыгылы, тавыш-гауга хөкем сөргән мохиттә тәрбияләнсә, ул чорда җый­ган негатив хис-ки­че­решләр, үс­кәч, депрессия формасында бә­реп чыгарга мөмкин. Киләчәк өчен курку, алда торган проблемаларны хәл итә алмам, дип борчылулар да депрессиягә китерә. Көн­че­лек, хөсетлелек тә юньлегә илтми, ди белгечләр. Кеше үзенең сүл­пән­ләнүен, аппетиты югалуын сизсә, кеше белән аралашудан кача, еш күңелсез­лә­нә, тиз үпкәли яки кызып китә, никадәр генә йокласа да, арыганлык хисе сакланудан яки, кире­сенчә, йокысызлыктан ин­тексә, чаң сугарга җирлек бар. Ник ди­гәндә, болар бар да - күңел тө­шен­келеге билгеләре.


Бу хәлдән ничек чыгарга?

- Табиблар иң элек йокы режимын үзгәртергә киңәш итә. Салкыннар башлану белән организмга күбрәк ял таләп ителә башлый. Шуңа күрә йокы сәгатен арттыру зарур. Җәй көне 6 сәгатьтән дә йокы туйса, көз көне организмга 8 сәгатьлек йокы "бүләк итәргә" кирәк, ди табиблар.

- Көзге депрессиягә дучар булган организмны ял иттерүнең башка ысуллары да бар, билгеле. Күптән күрешмәгән якын кешелә­регез белән аралашу, концерт-театр­ларга баруның да файдасы тими калмас. Бассейнга йөреп алсагыз, мунча керсәгез дә җиңеллек сизәрсез.

- Организмны яктылыктан мәхрүм итмәгез. Күбрәк саф һава­да, кояшта йөрергә тырышыгыз. Кө­зен чит илгә ял итәргә барып кайтсагыз, ике куянның койрыгын берьюлы тотарсыз. Караңгы, яктылык начар булган бүлмә­ләр­дән дә качарга тырышыгыз. Күңел төшен­келегеннән интеккән кеше үзен яхшы хис итсен өчен 18 квад­рат метрлы бүлмәдә яктылык 250 Ваттан да ким булмаска тиеш, ди белгеч­ләр.

- Составында минераллар булган витаминнар эчүнең дә файдасы булыр.

- Иртәне дә дөрес башлау зарур. Караваттан торуга бүлмәне җилләтеп, берничә минут зарядка ясаганнан соң солы боткасы ашап куярга кирәк. Төшенкелеккә би­рел­гән организмны баллы тәм-том­нар белән "сыйлау" да зыян итмәс. Көн дәвамында апельсин, мандарин кебек цитруслы җиләк-җимеш ашау да файдалы. Алар нерв системасы белән иммунитетны ныгыта. Алда телгә алынган бәхет һәм йокы гормоннары бүләк итүче шоколад, сыр, чикләвек, балык ризыклары белән дә "дус" булыгыз.

Ләлә БАҺРАМШИНА, психолог:

- Көзге депрессиядән интегүчеләргә "бәхет терапиясе"н тәкъдим итәм. Берни эшлисе килмәгән чакта, кызыксыну булмаса да, үзеңне өстерәп дигәндәй, урамга, кешеләр янына, иң яхшысы - урманга чыгарга киңәш итәм. Табигатькә якын булырга кирәк. Иренмәгез, тирә-якны күзәтегез, фотога төшерегез. Теләмәсәгез дә, комедиягә барыгыз. Авыз ерылса, баш миенең биохимиясе эшкә җигелә, бу сезгә позитив хис-кичерешләр бүләк итәчәк. Музыка тыңлагыз, яшьлек чорына туры килгән җырлар булса, тагын да яхшы. Мин, мәсәлән, кәеф булмаганда "Битлз"ны тыңлыйм. Нәрсә ашаганга да игътибар итәргә кирәк. Күңел төшенкелеге вакытында шоколад, карабодай, кабак, банан, әфлисун, хөрмә, күркә ите ашарга кирәк. Тагын бер киңәш: зәңгәр пластик шешәләргә су тутырыгыз да бер сәгатькә кояшка яки лампа яктысына куегыз. Бу су энергетик эчемлеккә әйләнәчәк.

vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса