Әлмәт таңнары

Көзге битлек ясыйбыз

Көзге җилле, салкынча көннәр хатын-кызларның бит тиресенә тискәре йогынты ясамый калмый. Шуңа күрә түбәндәге битлекләрне ясау беркемгә дә комачау итмәс.

Майлы тире өчен битлек
Моның өчен кефир, крахмал, петрушка, лимон согы кирәк. Кефирны вакланган петрушка, лимон согы белән болгатабыз һәм әлеге масса каймак куелыгына кергәнче крахмал өстибез. Битлекне 15 минут сылап тотабыз һәм юып төшерәбез.
Коры тире өчен битлек
Моның өчен алма, йомырка сарысы, үсемлек мае, аскорбин кислотасы һәм бал кирәк. Һәрберсен берәр бал кашыгы салып бергә болгатырга кирәк. Әлеге массаны биткә һәм муенга сылап, 15 минут тотканнан соң юып төшерергә.

http://shahrikazan.com/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки