Киләчәк – кызык нәрсә: ераграк булган саен, матуррак күренә
Матурлык - дөньяны, ә гамьсезлек нервыларны коткара.
* * *
Мин бөтен кыен хәлдән дә чыгу юлын таба беләм. Табам. Чыгам. Һәм аптырыйм: ә керү юлын кайдан тапканмын соң?
* * *
Әллә нинди дөнья: ахмаклар акыллы булып кылана, акыллылар юләргә салыша.
* * *
Бермунд өчпочмагы: диван - кухня - интернет. Күпме кеше шунда харап була.
* * *
Кечкенә буйлыларны яңгыр соңрак чылата.
* * *
Тормыш универмаг кебек: монда үзең эзләгән нәрсәдән башка барысын да табып була.
* * *
Киләчәк - кызык нәрсә: ераграк булган саен, матуррак күренә.
* * *
Безне дошман дип уйлаучылар нык ялгыша. Чынында без дошман түгел, ә алар үзләре дошман.
* * *
Кеше гомерен түгел, ә шул гомернең озынлыгын куркыныч астына куя.
* * *
Җаныгыз нәрсәнедер үзгәртергә куша икән - үзгәртегез. Юкса, җаныгызны үзгәртергә туры киләчәк.
* * *
Иң бәхетсез кешеләр диңгез буенда яши, аларның ялга барыр урыны юк.
* * *
Мин башкача үткәннәр белән яшәмәскә һәм барысын да онытырга булдым. Әгәр үткәннәрдә сездән бурычка алган булсам, гафу итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа