Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
пр

Кастор мае керфекне үстерә, чәчне сәламәтләндерә

Чәчегез ялтырап торсын, сәламәт күренсен өчен, атнага бер тапкыр кастор мае сылагыз.

Чәчләр өчен тагын бер маска: бер чынаяк кефирны кайнар сулы тәлинкәдә тотып җылытыгыз да аңа биш тамчы кастор мае тамызыгыз. Катнашманы чәчегезгә сылагыз да полиэтилен шапка киеп, өстеннән сөлге урагыз. Ярты сәгатьтән соң чәчегезне юыгыз.

Чәч коелганнан: бер өлеш майга ике өлеш аракы кушып, шуны чәч төбенә сылагыз.

Кавыктан котылу өчен: бер стакан кайнар кара чәйгә бер чәй кашыгы кастор мае һәм 20 грамм аракы салып болгатыгыз да аннары чәчегезгә сылагыз. Бер сәгатьтән соң юыгыз.

Кастор мае керфекләрне дә үстерә. Атнага берничә тапкыр төнгә каршы керфегегезгә сылагыз.

Кастор маена балык маен да кушарга була (1:1).

Кастор мае коры битләр өчен дә файдалы. Бер күкәй сарысына ун тамчы кастор мае кушып, битегезгә сылагыз һәм унбиш минуттан соң юып төшерегез. Соңыннан битегезне яшел чәй белән юсагыз, тагын да яхшы.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса