Каникулдан соң баланың көн тәртибен рәткә китерү
Җәйге ял айлары тәмамлануга таба бару сәбәпле, балаларның гадәти көн тәртибен кабат җайга салырга кирәк.
Әлбәттә, ашыгырга ярамый, киресенчә, баланы акрынлап әзерләү бик мөһим. Кече сыйныф укучыларына 9-10 сәгатьлек яхшы сыйфатлы йокы зарур, ә инде югары сыйныф укучыларына килгәндә йокы сәгатен 8-9 сәгатькә дә калдырып була.
Бала вакытында йокларга ятсын өчен гади генә кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
- бүлмәсендә кирәкмәгән, йокыдан бүлдерә торган компьютер уеннары булырга тиеш түгел;
- саф һавада бераз җәяү йөрүгә өстенлек бирегез;
- йоклар алдыннан баланы бөтнек һәм лаванда яфраклары белән ясалган суда юындыру яхшы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа