Кабак белән тарыдан дару
Ашказаны асты бизе белән проблемалары булганнарга халык медицинасы түбәндәге рецептны тәкъдим итә.
Ике литр чиста су алып кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, аңа бер стакан тары ярмасы салабыз. Ботка хәленә килгәнче пешерәбез. Аңа 300 грамм угычта уылган кабак салып, пешерүне дәвам итәбез. Тоз, шикәр салмыйбыз. Максимум бер аш кашыгы атланмай салырга мөмкин. Әлеге ботканы кичке аш урынына ашыйбыз. Өч атнадан нәтиҗәсен дә күрерсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа