Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
пр

Иммунитетның какшавына китерүче 6 СӘБӘП

1. Баллы ризык ашау

Галимнәр дәлилләгән: көненә 100 гр шикәр комы кулланган кешенең канындагы микроэлементлар биш сәгатькә бактерияләрне үтерә алу сәләтен җуя.

2. Аз су эчү
Су ярдәмендә организмнан кирәкмәгән токсиннар, аның белән бергә бактерияләр дә чыга.

3. Артык авырлык
Артык килограммнар гормональ дисбаланска, организмның ялкынсынуына китерә һәм иммунитетка инфекция белән көрәшергә комачаулый.

4. Кайнамаган су эчү
Эчкән суыгызның чисталыгы организмга турыдан туры йогынты ясый. Крандагы су санитар кагыйдәләргә туры килми - анда мышьяк күп була. Ә әлеге матдә онкологик авыруларга да китерергә мөмкин. Кайнатылган, яки фильтр аша үткәрелгән су эчсәгез яхшырак.

5. Еш салкын тию
Әгәр дә сез еш салкын тиеп авырыйсыз икән, димәк, сезнең иммунитетыгыз бөтен көчкә эшләми дигән сүз. Күбрәк йоклагыз, спорт белән шөгыльләнегез һәм ризыгыгызга файдалы җиләк-җимешләр өстәгез.

6.Борын куышлыгы коры булу
Борын эчендә дым булырга тиеш. Бу рәвешле безнең организм бактерияләр белән көрәшә. Әгәр дә борын куышлыгы корырак икән: тозлы су белән чылатып торыгыз. Тумыштан шулай булса, табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса