Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
пр

Иң тәмле алма пирогы

Әлеге рецепт буенча пирог әзерләп, якыннарыгызны сыйлагыз әле.

Камыр өчен:

- 1 кап маргарин яки акмай,

- 2 а.к. каймак,

- 2 а.к. шикәр комы,

- 0,5 ч.к. тоз,

- 0,5 ч.к. сода (аны сүндерү өчен 1 ч.к. серкә),

- 2 стакан он.

Барысын бергә кушып, камыр басабыз. Эчлек әзерләгәнче аны суыткычта тотабыз.

Эчлек:

- алмаларны турыйбыз,

- бераз корица кушабыз.

Камырны суыткычтан алып, 2 кисәккә бүләбез. Зуррак өлешен җәеп, майланган табага салабыз, шуның өстенә алмалар тезәбез, суты агып чыкмасын өчен бераз он һәм шикәр комы сибәбез. Аннан камырның икенче өлешен җәеп, алмалар өстенә салабыз һәм пирогны матурлап бөреп чыгабыз.

Пирогның өстен майлап, 180 градус кызулыктагы мичкә тыгабыз һәм 30-40 минут чамасы пешерәбез. Табынга салкын килеш, чәй янына бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: рецепт пирог