Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
пр

Галимнәр киңәш итә

Сәламәт булыйм дигән кешегә хәзер нинди генә киңәшләр юк.

Алар һәрвакытта да файдалы булмаска да мөмкин икән. Әстерхан чикләвеге файдалы, әмма ... Калифорния галимнәре шундый феноменны ачыклаган: әгәр дә кеше атнасына 5 әстерхан чикләвеге ашый икән, гомере 7 ел чамасына озая. Бу әстерхан чикләвеге составына керүче үзенчәлекле матдәләргә бәйле икән. Алар йөрәк-кан әйләнеше системасын холестериннан саклый, ди белгечләр. Әмма нейродермит, псориаз, экзема һәм кайбер ашказан чирләре белән интегүчеләргә әстерхан чикләвеген күп күләмдә ашау зыян да китерә ала. Цитрус һәм алма соклары кайбер даруларның үзләштерелүенә комачаулый икән. Моны Канада белгечләре раслаган. Шуңа күрә дару препаратларын бары тик су белән генә эчәргә киңәш итәләр. Безнең барыбызны да чиста, пөхтә йөрергә, гигиена таләпләрен үтәргә кирәк, бу - сәламәтлеккә беренче адым, дип өйрәтеп киләләр. Соңгы елларда беренче типтагы шикәр чире белән авыручы балалар саны арта башлагач , белгечләр төрле тикшеренүләр үткәргән һәм ... чирнең башы ата-аналарның балаларын артык чиста шартларда тотарга тырышуында, дигән нәтиҗәгә килгән. Төрле анализлар барышында кайбер вирусларның һәм бактерияләрнең организмны чыныктыру вазыйфасын үтәгәнлеге ачыкланган . Бала идеаль чисталыкта үскәндә әлеге вирус һәм бактерияләр организмга эләкмичә кала икән һәм , билгеле инде, иммунитетны да ныгытмый. Оксфорд галимнәре вегетарианлыкның кеше өчен зыянлы булуын ачыклаган. Бары тик үсемлек ризыкларын гына куллану кешенең баш мие авырлыгының кимүенә китерә икән. Шуңа күрә сирәк кенә булса да ит һәм балык ашарга киңәш итәләр. Баланың артык симезлеге һәрвакытта да дөрес тукланмауга гына бәйле түгел. Австралия галимнәре әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Артык авырлыктан интегүче 5 мең баланы тикшергәннән соң, аларга әтиләре тарафыннан җитәрлек игътибар бүленмәве ачыкланган. Әтиләр балалар белән ешрак физик яктан әзерлек сораучы уеннар уйный , әниләр исә күбрәк тыныч һәм пассив характердагы шөгыльләрне үз итә .

http://shahrichalli.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса