Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
пр

Данил Сәфәров: «Замана хатын-кызының төп проблемасы - хатын-кыз була белмәүдә» (КИҢӘШЛӘР)

Замана хатын-кызы нинди ул дисезме? Әлбәттә, төрлесе бар. Әмма бер категория асыл зат бигрәк замана галәмәте инде. Һәрвакыт алда булырга теләүче, үзен көчле хис итүче, ирләр белән ярышучы кызларны әйтүем.

Танышларым-дусларым арасында кияүгә чыга алмаган 25-35 яшьлек кызлар күп. Берсе дә төшеп калганнардан түгел. Киресенчә, бала тәрбиялисе булмагач, бар көчләренә карьера ясыйлар. Үзләре ипотекага фатир алган, машина йөртәләр, ирләр игътибары да юк түгел. Әмма ир юк. Чөнки ир аларга кирәкми дә. Ирдән таләп ителә торган бар эшне алар үзләре башкара. Мондый кызлар кияүгә чыкса, аларга тагын да авыррак булыр, дип уйлыйм. Чөнки дилбегәне ир белән бүлешәсе килмәс. Инде ничә ел дилбегә тотып ияләнелгән бит. Көчле хатыннан ир дә курка. Барысы да бер-берсенә бәйләнгән, кыскасы.


Хатын-кыз - табигатьтән көчле зат. Экстремаль ситуациядә ир түзми, хатын - түзә. Тарихта моңа дәлилләр бик күп. Бүгенге хатыннарның гаиләдә баш булуларына да тарихи аңлатма бар. Совет заманында эчү модада иде. Ирләре хәмер белән мавыккан арада гаилә дилбегәсе хатыннарга калды. Алар бу дилбегәне чарасыздан алды. Хәзер инде эчү дә модада түгел сыман, әмма бер биргәнне кире алу психологик яктан җиңел түгел. Хатын-кызның бәхете ирдән диләр (ирнеке дә хатыннан анысы үзе). Чыннан да шулай. Карьерада зур уңышларга ирешкән кызлар тыштан ялтырый, эчтән калтырый. Эчтән бик бәхетсез алар. Кияүдә булып гаиләдә баш булырга мәҗбүр булган хатыннар да шул ук хәлдә. Замана хатын-кызының төп проблемасы - хатын-кыз була белмәүдә. Хатын-кыз ролен дөрес уйнамауда. Ни өчен мин бәйрәм көннәрендә акыл сатып утырам соң әле? Барлык асыл затны бәхетле итеп күрәсе килә. Шул гына. Һәр хатын-кызга хатын-кыз була белү бәхете теләп калам!

Данил Сәфәровтан хатын-кызларга 10 киңәш:

1. Ирләрегез белән ярышмагыз, дилбегәне үз кулыгызга алырга тырышмагыз
.
2. Гаилә бюджетын ирегез алып барсын.

3. Ирегездән күбрәк акча эшләргә омтылмагыз.

4. Квартплатаны һәм башка түләүләрне үзегез түләмәгез.

5. Машина йөртсәгез дә, техосмотр-фәләннәрен ирегез башкарсын.

6. Ирегезне мактагыз, аның белән соклануны үзенә әйтегез.

7. Ирләрегезнең мавыгуларын хөрмәт итегез (спорт, ау, балык тоту, корал ярату, дуслар белән очрашу һ.б.).

8. Дус кызларыгызга һәм әниегезгә ирегезне беркайчан яманламагыз.

9. "Әтиегез ни әйтер" дип балаларыгыз каршында әти авторитеты булдырыгыз

10. Алдагы 9 пунктның барысы да ирләр турында. Әмма хатынның бәхете ирдән бит.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X