Әлмәт таңнары

Чәйгә кушып эчегез

Җәй көне без әлеге эчемлекне аеруча яратып кулланабыз. Эсседә тамак кипсәдә, суытып җибәрсә дә әлеге табигать бүләген эчеп юанабыз. Чәй безнең организмга ләззәт кенә биреп калмый, ә сәламәтлегебезне дә ныгытсын дисәк аңа төрле кушылмалар өстәргә була. Түбәндә сүз шул хакта.

Бөтнек

Ул нервыларны тынычландыру өчен бик әйбәт чара. Бөтнек шулай ук ашказаны эшчәнлеген нормага китерә, ОРВИ һәм ОРЗны җиңеләйтергә сәләтле, бронхит вакытында ютәл белән яхшы көрәшә. Составындагы ментол антибактериаль йогынты ясый.

Гөлҗимеш

С витамины югары булганга (лимонга караганда 50 тапкырга күбрәк) гөлҗимеш температура вакытында нык ярдәм итә. Составындагы антиоксидантлар организм картаюын кисәтә һәм йөрәк эшчәнлегенә булыша. Аны аерым гына да, чәйгә кушып та эчәргә була.

Карлыган (карагат)

Кара, кызыл карлыганның яфраклары белән җиләкләре чәйгә хуш ис һәм тәм өстәп кенә калмый, мигреньнән котылырга, сидек куыгы проблемаларыннан арынырга булыша, басымны нормага китерә. Кышкылыкка, кайнатмыйча гына, шикәр комы белән бутап әзерләсәгез, файдалы матдәләре югалмас.

Сырганак (облепиха)

Ашкайнату тракты, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, югары басым булганда облепиха белән чәй бик файдалы булыр. Моннан тыш, облепиха тирегә уңай йогынты ясый, бит тиресенең төсен яхшырта, мимик җыерчыкларны шомарта.

Чамбыр (тимьян, чабрец)

Чабрец яки тимьян - бөтен дөньяга танылган ит һәм балык өчен тәмләткеч. Әмма соңыннан чабрец кушылган чәй үзенең тәме һәм ангина, радикулит вакытында нәтиҗәле ярдәме өчен бик популярлашып китә. Мондый чәй шулай ук тынычландыра һәм дезинфекцияли.

Кура җиләге

Кура җиләге белән чәй... М-м-м. Тәмле. Бу үсемлектә тимер, фолий кислотасы һәм витаминнар микъдары югары. Салкын тидереп чирләгәндә тизрәк терелергә ярдәм итә, температураны төшерә, аппетитны стимуллаштыра. Сару кайнау һәм ашказаны-эчәк трактының башка проблемалары вакытында кура җиләге белән чәй эчәргә киңәш ителә.

Юкә

Юкә чәе тир кудыру һәм температураны төшерү эффектына ия. Аны бронхит, салкын тию һәм югары температура вакытында эчәләр. Әгәр сез юкә чәен кич белән эчсәгез, иртәнгә кадәр рәхәтләнеп йокларсыз. Юкә чәчәкләрен июнь һәм июль аенда әзерләргә кирәк.

Лимон бөтнеге (мелисса)

Бу үсемлектә - лимон һәм бөтнек тәмнәре кушыла. Йокысызлыктан интеккәндә, стресс һәм салкын тигән вакытта эчәргә киңәш ителә. Ул балаларга һәм йөкле (авырлы) хатыннарга файдалы. Бер чәшке мондый чәйдә витаминнар, магний, цинк, селен, бакыр күп.

Җир җиләге

Кызарып пешкән җир җиләгенең хуш исе һәм тәме берәүне дә битараф калдырмас. Бу эчемлеккә антибактериаль һәм ялкынсынуга каршы сыйфатлар хас. Җир җиләге белән чәйне гипертония, бронхиаль астма, сидек чыгару (мочевыводящая) системасы авырулары булганда кулланалар. Эчемлекне кайнар килеш тә, салкын килеш тә эчәргә була.

Кара бөрлегән (ежевика)

Әгәр кара бөрлегән өстәп җибәрсәгез, тәмле, хуш исле һәм файдалы чәй килеп чыгачак. Чөнки ежевика - бик әйбәт ашказаны-эчәк трактын чистарту чарасы, шулай ук ашкайнату органнарының эшен яхшырта.

Кара миләш

Чәйгә тагын бер витаминлы өстәмә булып кара миләш тора. Аның җимешләре - витаминнар, микроэлементлар, органик кислоталар чыганагы. Шул ук вакытта гипотониклар (түбән басымлы кешеләр) мондый чәйне бик сак кулланырга тиешләр, чөнки кара миләш басымны тиз төшерә. Бер порция өчен 0,5 аш кашыгы җимешләр өстенә кайнар су салырга кирәк. Шикәрне тәме буенча өстәгез. Мондый эчемлекне көзге-кышкы чорда куллану бигрәк тә файдалы.

Алма

Алма телемнәре салынган чәйне күп кеше яратып эчә. Мондый чәйне пешергәч 15 минутлап төнәтеп алыгыз. Алма чәен даими рәвештә куллану онкоавырулар куркынычын киметә икән. Шулай ук ашкайнатуны, бавыр эшен нормальләштерә, аппетитны яхшырта.

Караҗимеш (слива)

Караҗимешне яшел чәйгә салсаң, бик тәмле була. Әмма артыгын эчү - эч китү һәм еш сиюгә китерергә мөмкин. 200 мл күләмендә тәүлек доза цистит, таш утыру һәм гипертоник авыруларны дәваларга ярдәм итә.

Мүк җиләге

Бу ачкылтым җиләк кан оешучанлыгы белән бәйле авырулар булганда алыштыргысыз. Шулай ук салкын тигән вакытта тиз терелтер. Мүк җиләге эчемлеген әзерләр өчен чынаякка берничә җиләк салып, аларны кашык белән изегез һәм кайнар су өстәгез.

Әнис

Әнис - ютәлдән яхшы чара. Әгәр сез чәегезгә әнис өстәсәгез, беренче чынаяктан соң ук бераз җиңелрәк булыр. Тын (сулыш) алу юллары авырулары булганда көненә берничә мәртәбә әнис чәен эчәргә киңәш ителә.

Сөт

Сөтле чәй ашказаны-эчәк трактына шифалы йогынты ясый, организмны токсиннардан тазарта.

Календула

Календула температураны тиз төшерә, вируслар һәм инфекцияләр белән көрәшергә булыша. Аны профилактикалау чарасы буларак та кулланалар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: