Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
пр

Ботка пешерә беләсезме?

Боткагыз пешеп тә җитмәгән килеш артык куердымы? Болгата-болгата кайнар сөт яки су кушсагыз, ул сыегаеп китәчәк.

Сөтле боткалар пешергән вакытта сөтне ярма тулысынча диярлек пешеп чыккач кушыгыз. Кайнар сөт кушып, ботканы су парында яки духовкада пешереп бетерегез.

Кәстрүл төбенә утырган ботканы болгатмагыз, аны, көйгән өлешен эләктермәскә тырышып, тиз генә икенче савытка бушатыгыз.

Ботка пешергәндә шикәр комы һәм тозны суга ярмадан алда салырга кирәк.

1 литр кайнап торган суга 1 аш кашыгы лимон согы кушсагыз, дөге изелмәячәк һәм ап-ак булып пешәчәк.

Дөгене пешергән вакытта кашык белән болгатмагыз, бары тик вакыт-вакыт кәстрүлне селкеткәләп кенә алыгыз.

http://chelny-rt.ru/ru/the-news/item/2821-botka-pesher%D3%99-bel%D3%99sezme?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса