Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
пр

Бәхетле булуның 7 ШАРТЫ

Үткәннәрне барлап, зая үткән көннәр, дөрес эшләнмәгән гамәлләр өчен үкенүдән файда юк. Әлеге минуттан бәхетле булу өстендә эшли башла! Хыялыңа омтыл! Нәкъ менә шул вакытта син "ничек барып чыга" түгел, ә "ничек хыялланасың" шулай яшиячәксең! Моның гади генә 7 шарты бар.

1. Проблемлардан максатларга

Барлык проблемалардан да чыгу юлын табарга була! "НӘРСӘ булды?", "НИШЛӘРГӘ инде?" дип кайгырып утырганчы - "НИЧЕК" мин бу проблеманы хәл итә алам?" һәм "Минем алдымда НИНДИ офыклар ачылачак?" дигән сорау куй.

2. Уйларны гамәлләргә
Билгеле, эшли башлар алдыннан план корырыга хыялыңны ничек чынга ашыру турында уйларга кирәк. Ә инде максат куйгач - эшләргә. Ләкин бу вакытта НӘРСӘ эшләргә дип түгел, НИЧЕК эшләргә соравына җавап тап. Артык уйлар икеләнүгә, ә кайвакыт максаттан баш тартырга этәрә. Үз максатларыңны хөрмәт итеп, аңа тугры калырга кирәк.

3. Куркуны максатка әйләндер
Күп кенә кешеләрнең иң төп хыялы "курку" ишеге артында яшеренә. Кеше бер үк вакытта курка да, эшли дә алмый. Әгәр дә килеп чыкмас дип куркасың икән - киләсе пунктка күчәбез.

4. Уңышсызлык - тәҗрибә
Уңышсызлыклар һәм киртәләрне тәҗрибә буларак кабул ит. Тормышта беркайчан да кирәкмәгән әйбер булмый. Үзеңне "НИ ӨЧЕН бу минем белән булды?" соравы белән битәрләгәнче, "НӘРСӘГӘ бу хәл туды? Ул мине нәрсәгә өйрәтә ала?" дигән сорауга җавап тап.

5. «Кирәк» түгел - «телим»
Башыңа фикер килү белән тиз арада аны чынга ашыру өстендә эшлә. Озакка сузсаң аның кирәкмәгән якларын күрә башлыйсың - уйланасың. "Шулай эшләргә кирәк" стилендә түгел "Мин шулай телим!" дип яшә.

6. Пессимизмны оптимизмга әйләндер
Оптимистларның һәрвакыт хыяллары, ә пессимистларның курыккан уй-фикерләре тормышка аша. Яхшы уй-фикерләр белән генә янып яшәргә кирәк! Юктан да бәхетле була бел. Кояш чыккан - нинди матур, балалар уйный - балачагыңны исеңә төшереп елмай. Кешеләрдә бары яхшылыкны гына күрә бел.

7. Сорауга җавап
Көн дәвамында үзеңә сораулар бир: "Мин бүген нинди яхшылык кылдым? Миңа нәрсә өчен рәхмәт әйтергә була? Хәзерге көндә мине нәрсә һәм кем сөендерә?". Әлеге сорауларга җавап таба аласың икән - бик тиздән үзеңне "бәхетлеләр" рәтенә кертәчәксең. Үзеңә ышаныч артачак.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса