Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
пр

Баш мие эшчәнлеге начараюга китерүче 9 СӘБӘП

1.Йокы туймау. Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы мәгълүматларына караганда, соңгы йөз елда кеше уртача 20 процентка азрак йоклый башлаган. Йокы тумаудан баш мие күзәнәкләре үлә башларга мөмкин.

2.Иртәнге ашны ашамау. Монысы исә эшкә сәләтлелекне киметә. Иртән ашамагач, кандагы шикәр күләме кими. Бу, үз чиратында, баш миенә туклыклы матдәләрнең килүен акрынайта.

3.Баллы ашау. Шикәр күп булу аркасында аксым начар үзләштерелә.

4.Стресс. Стресслар хәтернең начараюына китерә, интеллектуаль потенциалны киметә.

5.Йоклата торган дарулар һәм депрессиягә каршы препаратлар. Алар шулай ук хәтерне боза.

6.Тәмәке тарту. Никотин кан тамырларын кыса. Альцгеймер авыруы барлыкка килү куркынычын арттыра.

7.Кояш нурлары җитмәү. Ультрашәмәхә нурлар кан әйләнешен, ягъни кислород һәм туклыклы матдәләр килүне көйли. Шулай ук ул кешенең кәефенә тәэсир итә торган серотонин гормонын барлыкка китерергә ярдәм итә. Без һәр көн биш минут булса да саф һавада йөрергә тиешбез.

8.Су. Су җитмәү баш мие күләме кимүгә китерә. Шуның белән эшкә сәләтлелеген киметә.

9.Мәгълүмат күп булу. Бу, бер караганда, баш мие өчен күнекмә генә кебек. Әмма ул күп булганда кеше аны "үзләштерергә" өлгерми.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса