Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
пр

Балаң белән дөрес сөйләш

Баласы белән сөйләшкәндә әти-әни үзен ничек тотарга, нинди сүзләр кулланмаска тиеш?


Иң мөһиме - боермаска. "Хәзер үк тор!", "Башка моны күрмим!", "Тукта хәзер үк!" һәм башка шундый кискен сүзләр баланы бәхетсез итә. Бала тупаслыкка тупаслык белән җавап кайтара.

Балага янау, бертуктаусыз кисәтеп торулар ("Елавыңнан тукта, мине чыгырымнан чыгарма", йә булмаса, "Тагы бер шулай кылансаң, каеш белән ярам" һ. б.) да мәгънәсез, файдасыз гамәл. Әгәр балагызның борчылган чагы икән, моның ише куркытулар аның хәлен тагы да катлауландыра гына. Ә инде ул сүзләрне гел кабатлап торсагыз, бала моңа күнегә һәм исе китми башлый.

Гел тәнкыйтьләп, урынсызга гаепләп тормагыз. "Бөтенесе синең аркада", "Юкка мин сиңа ышандым", "Тагы аркылы-торкылы эшләгәнсең" һәм шуның ише башка сылтау-ризасызлыклар күңелне төше­рә, ә кайбер бала усаллана гына. Нинди генә очракта да аңа рәхәт түгел. Чөнки ул булдыра алмый, аның кулыннан бер эш килми. Әнисе шулай дип әйтеп тора ич. Үз-үзен түбән бәяләү яңа проблема китереп чыгара.

Кайбер әти-әни нәниен: "Их, син, елак-мылак, елтыр колак" яисә "Ташбаш" һәм шуның ише башка кушаматлар белән үчекләргә ярата. Улыңны, йә кы­зыңны үзеңнән читләш­терәм, ышанычны югалтам дисәң генә син "дөрес" юлда.

Тагын бер мөһим нәрсә хакында искәртмичә булмый. Балагызга нотык сөйләмәгез. Әйтик, "Ашар алдыннан кулларыңны юарга кирәклекне белергә вакыт", яки "Күпме әйтергә була, әтиеңне тыңла!" Гадәттә, мондый вакытта сабый "Үзем дә беләм", "Җитәр!" дип каршы төшә. Ахыр чиктә ул әйткәнне ишетми башлый. Бу күренеш "психологик чукраклык" дип йөртелә.

Моннан тыш, "Нигә дәш­мисең, барыбер беләчәк­мен", дип бала җанына төшмәгез. "Һәр кеше хезмәт итәргә тиеш", "Мин сине үтәли күрәм", "Нәрсә, тагын сугыштыгызмы?" дип балагызга ышанычсызлык күрсәтмәгез. Исегездә тотыгыз: бала ихлас мактау белән юри мактауның аермасын да бик тиз сизеп ала.

http://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса