Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
пр

Бакчачыга 8 киңәш

Бакчачыларның төп хатасы - кыяр белән помидорны бер теплицага утыртуда.

Аларга иксенә ике төрле температура ки­рәк һәм һава дымлылыгына карата да таләпләре төрле. Теплицага кыяр утыртырга җыенсагыз, аның иртә өлгерә торган сортларын сайлагыз. Апрельдә һәм июнь ахырында утыртсагыз, бер сезонда ике уңыш алып була. Теплица җылытыла торган булмаса да, иртә язда анда редис, кыякка суган, укроп, петрушка утырта аласыз. Дачалары булганнар көз көне бакчаларына еш йөри алмаса, анда кыяр яки помидор уңышын җыеп алгач бушап калган урынга солы, арыш кебек бөртекле культуралар чәчегез. Алар җирне туклыклы матдәләр белән баета.
Авыру крыжовникны ­кайнар су сибеп сәламәтләндерегез. Лейкага кайнар су тутырып, куаклар өстенә тиз генә сибегез. Әлеге эшне апрель аенда эшләргә була.
Алмагач белән чияне янәшә утыртмагыз, аларның тамырлары бер-берсенә зыян гына китерә.
Алмагач төбенә әрем яки гөлбадран (пижма) утыртсагыз, алар аны җимеш корткычтан (плодожорка) саклар.
Кыярга үсемлек бетләре ия­ләшсә (тля), көл өстенә кайнар су салып, шуны кыяр өстенә сибегез.
Кәбестә күбәләге календула һәм помидор ботагы исен яратмый. Димәк, кәбестә рәтләре арасына шуларны утыртыр­га кирәк.
Кәбестәдәге күбәләк личинкаларыннан котылу өчен, нарат һәм чыршы ылысларын иттарткыч аша чыгарып, кәбестәнең аскы яфракларына һәм әйләнә-тирәсенә сибеп чыгыгыз.
Бәрәңгегә суны ул чәчәк аткач кына сибегез, бүлбеләре тизрәк формалаша. Чәчәк ат­канчы су сибүнең әллә ни нәтиҗәсе юк.
http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса