Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
пр

Аюлар яңа дарулар уйлап табарга булыша

Кыргый һәм йорт хайваннарының авырган чакта үзләренә дәва бирә торган үсемлекләрне, агач ботакларын табып ашаганнарын яхшы беләбез.

Галимнәр Ерак Көнчыгышта һәм Сахалинда яшәүче аюларның үзләрен ничек дәвалаганны күзәткәннәр. Бу ерткычлар даими рәвештә ак чыршының (пихта) каерын сыдырып аның эчке ягындагы лайлалы өлешен суыралар икән. Берничә сантиметрлы бу кайры эченәге катлам камдий, дип атала. Белгечләр аны җентекләп тикшереп караганнар һәм камдийда файдалы антиоксидантлар һәм пробиотиклар бар икән. Аюлар шуны белеп ашап, үзләренең сәламәтлекләрен саклый икәннәр. Камдий хайваннарның азык эшкәртү сестимасын яхшырта, ашказаннарын паразитлардан саклый. Хәзер галимнәр ак чыршыда табылган шифалы матдәләрдән дарулар эшләп чыгарырга кирәк, дигән фикергә килгәннәр. Шулай итеп аюларга рәхмәт әйтәсе көннәребез алда әле.

http://shahrichalli.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса