Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
пр

АЛЫРЫҢНЫ АЛДАН УЙЛА

Төзелеш эше Һәрвакыт мәшәкатьле була һәм зур тырышлык таләп итә. Кирәкле материаллар туплау өчен генә дә бик күп вакыт кирәк. Базар тәкъдим иткән күп төрле төзелеш әйберләре арасыннан "иң-иңнәренен" алыр өчен нинди юллар сайларга, үзеңнең һәм гаиләңнең хәвефсезлеген ничек сакларга соң?

Экологик яктан караганда буяу - иң зарарлы төзелеш материалы. Ул аллергиягә генә түгел, бөер һәм бавыр авыруларына китерергә, нерв системасын какшатырга да мөмкин. Шуңа да белгечләр бина эчендә ремонт эшләре алып бару өчен эреткеч тәшкил итмәгән водоэмульсион буяу кулланырга киңәш бирәләр.

Базар һәм кибетләр төрледән-төрле обойлар тәкъдим итә. Шулай да экологик яктан чиста дип, очсыз кәгазь обойлар исәпләнә. Алар һаваны яхшырак үткәрә, стеналарга тын алырга иркенлек бирә.

Керамик плиткалар табигый материаллардан җитештерелсә дә, ябыштыру өчен кулланылган җилем кеше сәләмәтлегенә куркыныч тудыра. Аның составында организмга тискәре йогынты ясаучы толуол яки фенол булырга мөмкин, дип исәпли белгечләр. Шуның өчен җилем сайлаганда аның составын карау урынлы.

Идән тезгәндә агач кулланырга киңәш ителә, бу чиста материал. Ләкин аның чисталыгын такталарны тоташтыручы лак "боза". Буяганда ул организм өчен зарарлы ацетон һәм толуол бүлеп чыгара. Шуңа күрә лак сайлаганда аның составына игътибар итәргә һәм бик арзанлысын алмаска тырышырга кирәк.

Идән каплау өчен арзан һәм соңгы технология белән эшләнгән линолиумнардан баш тартырга кирәк. Арзанлы линолиум нигә зарарлы соң? Кояш нурлары астында линолиум җылына һәм начар ис тарата, һавага зыянлы матдәләр бүлеп чыгара.Ә ламинат сайлаганда, материалның бина өчен яраклыгын ачыкларга кирәк. Моның өчен этикетканың тышын игътибар белән укырга һәм сатучыдан куллану буенча күрсәтмәләрне сорарга онытмагыз. Зарарлы ламинат аллергиягә, баш авыртуына, хәтер югалуына китерүен исегездә тотыгыз. Үзенең химик составы буенча ковролин шикле булмаса да, тукыма сеңдергән тузан һәм ис куркыныч тудыра. Аллергия һәм күкрәк кысу белән җафаланучы кешеләргә, мондый төзелеш әйберләрен куллану киңәш ителми.

Эшкәртү материалларының зарарлык дәрәҗәсен билгеләү өчен төргәк тышындагы "Е" күрсәткече ярдәмгә килә:
Е1-материалны балалар бүлмәсе өчен кулланып була,
Е2-төзелеш материалын өй бүлмәләрен эшләгәндә кулланырга,
Е3-товар фатир ремонтлау өчен бармый, дигәнне аңлата.

Товар төзелеш материаллары базарында яки кибеттә сатып алынса, сатучы материалның гигиена таныклыгын күрсәтергә тиеш. Таныклыкта төзелеш материалыннан нинди зыянлы матдәләр бүленеп чыгуы билгеләнә. Аларның күләме биштән күп булса, мондый товардан баш тартуыгыз хәерле.

http://baltach.ru/articles/faidaly-kineshler/alyrynny-aldan-uila.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса