Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
пр

Алма коелу – алмагачны ашламаудан

Агач һәм куакларны вакытында һәм дөрес тукландыру - мул уңышка зур адым.

Алмагачны сезон дәвамында дүрт тапкыр ашларга кирәк. Язын апрельнең икенче яртысына кадәр, чәчәк ата башлагач, уңыш өлгерә башлаганда һәм уңышны җыеп алганнан соң тукландырырга онытмагыз.

Ашлауның дөрес зонасын табарга кирәк. Ул агач кәүсәсеннән 50-70 см ераклыкта, ботакларының әйләнәсендә була.

Беренче тапкыр ашлау өчен 4-5 чиләк черемәне агач әйләнәсенә сибәргә кирәк. Мочевина кулланырга да була. Аны 1 агачка 400-500 гр сибәләр.

Икенче кат тукландырганда махсус төнәтмә ясыйлар. Нормасы: 1 агачка 50 литр. Әзерләнгән суга 250 гр суперфосфат, 150 гр мочевина һәм 200 гр сернокислый калий салып эретегез. Мочевинаны 1,5 л кош тизәге белән дә алыштырырга ярый.
Ашлар алдыннан да, аннан соң да агачка су сибәргә кирәк.

Җимешләр өлгергәндә алмагачны өченче тапкыр ашлыйлар. Төнәтмәне һәр төпкә 30 л исәбеннән әзерлиләр. Моның өчен 3 гр коры натрий гуматын кайнар суда эретеп, алдан әзерләнгән суга салалар. Шуннан соң 130 гр нитрофоска кушып, яхшылап болгатып, алмагач төбенә сибәләр.

Дүртенче тапкыр туендыру өчен 30-40 л суга 300 гр сернокислый калий һәм суперфосфат кушып төнәтмә ясыйлар. Әгәр уңышны җыеп алганнан соң яңгырлы һава торышы саклана икән, төнәтмә ясамыйча, ашламаны коры килеш кенә кертергә кирәк.

http://akcharlak.com/article/alma-koelu-almagachny-ashlamaudan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса