Ахмак булып калырга теләмәсәң, акыллы сораулар бирмә
Гаделлек тойгысының көчәюе кайвакыт көнчеллекне хәтерләтә.
* * *
Әгәр кеше терсәген тешли алса, безнең куллар нинди булыр иде икән?
* * *
Кемгәдер ошар өчен, кемнедер алдарга кирәк.
* * *
Бер ахмак белән бәхәсләшкән кеше икенче ахмак була.
* * *
Буең җитмәгән кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булу җиңел.
* * *
Ул ялкау түгел, бары тик алдан ял итеп куярга ярата.
* * *
Фикер юклыгын белдерү өчен кайчак сүзләр җитми.
* * *
Кредит алу рекламада әйтелгән кебек җайлы булса, беркем дә банк таламас иде.
* * *
Белмәсәң - ышанасың, белсәң - нәрсәгә ышанырга да белмисең.
* * *
Җиде кат уйла, бер кат телеңне тый.
* * *
Иң матур көй - йөрәк тибешең.
* * *
Ахмак булып калырга теләмәсәң, акыллы сораулар бирмә.
* * *
Оныту - иң зур үч алу.
* * *
Әгәр «Тарзан»ны ахырдан укысаң, бу китап гадәти шәһәр кешесенең бөтен дөньяга кул селтәп, маймыллар арасына яшәргә китүе турында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа