Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
пр

7 алтын киңәш

Вакытыгызны телевизор карап, видеоуеннар уйнап, интернетта утырып уздырмагыз.

  • Зарланмагыз. Эшегездән, хуҗагыздан, хезмәт хакыгыздан, күршеләрегездән зарланып, тормышыгызда бернәрсә дә үзгәртә алмыйсыз. Үз тирәгездә начар энергия генә таратасыз.
  • Баш миегезне «тукландырыгыз». Китап укыгыз, шигырьләр ятлагыз, чит тел үзләштерегез.
  • Киләчәгегезне планлаштырыгыз. Бүгенге белән яшәү, әлбәттә, рәхәт, әмма алдагы көннән син нәрсә көтәсең? Максатсыз кеше океанда адашкан көймә кебек. Яхшы һава торышын сез үзегез ясыйсыз.
  • Вакытыгызны үсәргә комачаулый торган кешеләр белән аралашуга әрәм итмәгез.
  • Телефонга бәйлелегегезне танырга вакыт.
  • Акчагызны кирәк нәрсәгә генә тотыгыз. «Миңа кирәк» белән «мин телим» арасында аерма зур. Соңгы модель гаджет алыр өчен, күпләр кредитка бата. Чынлыкта безгә су, ризык, баш өстендә түбә, яныңда яраткан кешең, якыннарың булу кирәк. Калганнары - бонуслар гына.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса