Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

ОРГАНИЗМНЫ КЫШКА ӘЗЕРЛИБЕЗ

Беренче кар явып үтте, салкын үзен сиздертә башлады. Бик тиздән кыш башланыр да, табигать янә татлы йокыга талыр. Ә синең организмың кышка әзерме? Юк? Алайса әзерлекне бергәләп башлыйк!

1. Эшне дөрес тукланудан башлыйк.

 

Менюдан калорияле ризыкларны алабыз. Иммунитетны ныгыту өчен витаминлы соклар эч. Составында лимон, бөтнек, кура җиләге булган эчемлекләр аеруча файдалы булыр. Эчә торган суыңа бер кисәк лимон сала аласың: суың да тәмләнеп китәр, организмың да рәхмәт укыр. Керән (хрен) аша, әлеге үсемлектә С витамины әфлисун һәм лимондагыга караганда 5 тапкыр күбрәк. Шулай ук керән талчыккан вакытта да ярдәмгә килер. Кызганыч, аны артык күп ашап булмый.

 

2. Сулыш күнегүләре эшләгез.

Парк буйлап атлыйсыңмы, бәлки укудан кайтып барышыңдыр – әлеге күнегүне эшләр өчен әлләни күп вакыт таләп ителми. Башта үпкәңнең өске өлеше кабарырылык итеп, аннан аскы ягы (эчең шар кебек кабарсын) белән тирән итеп сулыш ал, аннан соң акрын гына һаваны чыгар.

 

3. Тәүлегенә 8-9 сәгатьтән дә ким йоклама.

Көзен энергия кими һәм бу – нормаль күренеш. Шул рәвешле, синең организмың кышка әзерләнә. Шулай да берни эшләми өйдә яту кирәкмәс. Урманга бар, паркларга чык, су буена төш.

 

4. Җылы итеп киенеп йөр, тик артык тырышып ташлап, “таякны сындырма”.

Җылы итеп киенү ул әле кәбестә шикелле төренергә кирәк дигәнне аңлатмый. Башыңа кияргә берүк оныта күрмә, салкын иң беренче баштан тия. Физик яктан да, рухи яктан да кышка әзер булыйк! 

http://shahrichalli.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса