Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Галимнәр, яшьлекне озынайту өчен, нәрсә ашарга кирәклеге хакында сөйләде

Атнага ике мәртәбә бер уч чикләвек ашап, кеше йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү куркынычын 25 процентка диярлек һәм инсульттан үлү ихтималын киметә. Бу турыда туклану рационының 200 меңнән артык кешенең сәламәтлегенә ни рәвешле йогынты ясавын тикшергән Гарвард университеты галимнәре белдерде. Бу хакта Daily Mail газетасы яза.

32 ел дәвам иткән тикшеренүдә 210 мең шәфкать туташы һәм табиб катнашкан. Тикшеренү вакытында йөрәк-кан тамырлары авыруларының – 14 мең, йөрәктә ишемия авыруларының – 8300дә артык, инсультның 5900 очрагы теркәлгән. Аларның кайберләре үлем белән тәмамланган.

Галимнәр фикеренчә, гомерне озынайтуда, шулай ук инфаркт һәм инсультны кисәтүдә ашарга яраклы чикләвекләрнең барлык төрләре дә (әстерхан чикләвеге, бадәм, фундук, кешью, пекан, шулай ук арахис) сизелерлек роль уйнаган.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X