Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Бал белән эчкән чәйнең файдасы юк?

Чәй гомерне озайта, яшәртә, онкология авыруларыннан саклый. Әмма аны дөрес итеп эчә белергә кирәк.

Чәйне ничек дөрес итеп эчәләр соң?

Кайнар чәй эчәргә ярамый. Ул тамакның лайлалы тышчасын, йоткылык һәм ашказанын ярсыта. Ашказаны-эчәк тракты авыруларына да китерергә мөмкин.

Кайнар чәйне бал белән эчәргә кирәкми. Кайнар чәйгә кушылган балның бер файдалы үзлеге дә калмый. Файдасыз булудан бигрәк, организмга куркыныч та тудыра ул. Бал составындагы фруктоза җылыткан вакытта әчи, ә бу ашказаны яки эчәк яман шешенә китерә ала. 

Сөтле чәйнең, сөтсезенә караганда, файдасы кимрәк. Сөт чәйдәге катехиннарның санын киметә. Катехиннар организмда рак күзәнәкләре үсешен тоткарлый.

Шикәрле чәйнең дә организмга зыяны күбрәк. Ә менә шикәр салмый эчкән чәй чыннан да сихәтле. Кәнфит, печенье белән чәй эчүдән дә баш тартыгыз. Монысы барыбызга да билгеле факт: баллы ризыкка алданып эчелгән чәй – симерү һәм башка авыруларның төп сәбәбе.

Чәйгә лимон да салырга тырышмагыз. Моның да файдасына караганда зыяны күбрәк. Әйтик, лимонлы чәйне ашказаны авыру кешеләргә эчәргә ярамый. Иң файдалы ысул: бераз гына җылы чәй эчәргә дә бер телем лимон кабып куярга. Шулай иткәндә ул файдалы эчемлеккә әйләнә.

Алкоголь эчемлекләреннән соң чәй эчәргә ярамый. Бу – бөерләр өчен зур сынау. Чәйдә теофиллин матдәсе бар. Ул бөерләрдә бәвел бүленеп чыгуны стимуллаштыра. Нәтиҗәдә, бөергә таркалмаган уксуслы альдегид эләгә. Ул бөерләрне ярсыта, ә кайбер очракларда җитди ялкынсыну һәм авыру сәбәпчесе булырга мөмкин.

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса