Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Вакансияләр

Әлмәттә эш урыннары ярминкәсе узды

6 март көнне Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәгендә хатын-кызлар, шулай ук барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

Ярминкәдә 7 предприятиенең кадрлар бүлеге вәкилләре катнашкан. Ярминкәгә килүчеләргә  администратор, официант,  кассир, кондуктор, экскаватор йөртүчесе, контролер, токарь һәм башка белгечлекләр буенча эш урыннары тәкъдим ителде.

Әлеге чарага 59 кеше, шул исәптән физик мөмкинлекләре булган 5 кеше  килгән. 14 кеше  мәшгульлек үзәге тәкъдим иткән курсларда укырга теләк белдергән, 38 кеше психологт  үзләренең һөнәри юнәлешләрен билгеләү буенча тест узган.

Эшкә урнашуга 7 юллама бирелгән.

Фото:архив/"Әлмәт таңнары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса