Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тиңсез бүләк

«Татнефть» Әлмәт шәһәренең икенче номерлы лицеена биология лабораториясе төзеп һәм коралландырып бирде. Яңа лаборатория белән Компания генераль директоры Наил Мәганов та танышты.

Компания «Мәгариф» милли проектына ярдәм итү йөзеннән республикабызда белем бирү өлкәсенә зур ярдәм күрсәтә, мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрен, урта һәм өстәмә белем бирү мәктәпләрен, махсус урта һәм югары уку йортларын төзүгә һәм төзекләндерүгә, аларның матди-техник базасын ныгытуга зур чыгымнар тота. Яңа лаборатория — әлеге юнәлештәге эшчәнлекнең бер мисалы.

Биредә вегетатив үрчетү ысулы белән үсемлекләрнең яңа сортлары чыгарырга, селекция тәҗрибәләре үткәрергә, биология фәне буенча төрле тәҗрибәләр, гамәли биремнәр башкарырга мөмкин.

Тиздән Әлмәттә тагын бер шундый лаборатория булачак, диде Наил Мәганов. «Татнефть» берничә дистә ел дәвамында экология мәсьәләләрен, шул исәптән туган якны яшелләндерү, чишмәләрне, сулыкларны чистарту игътибар үзәгендә тота. Шуңа күрә шәһәр мәктәпләренә Компания ярдәмендә иң беренче чиратта биологик лаборатория бүләк ителде, чөнки биология – перспективалы юнәлеш.

“Мондый лабораторияләр республикабыз мәктәпләрендә генә түгел, Россиядә дә башка юк”, - ди “Татнефть” Хәйрия фонды директоры Ренат Мамин.

Башка фәннәр – математика, физика, химия буенча да алдынгы технологияләр белән җиһазландырылган заманча кабинетлар булдырылачак. Болар барысы да балалар фундаменталь фән белән кызыксыннар, үзлекләреннән эшләргә, чагыштырырга, анализларга, фикер йөртергә өйрәнсеннәр өчен башкарыла.

Гамәли дәрес барышында «Татнефть» генераль директоры һәм укучылар арасында эчкерсез сөйләшү булды. Укучылар Әлмәттә парклар һәм скверлар күбрәк булсын иде дигән теләкләрен белдерделәр. Моңа җавап итеп Наил Мәганов шәһәрне яшелләндерү белән Компаниянең күптән шөгыльләнүен, бу өлкәдә эш киләчәктә дә дәвам итәчәген вәгъдә итте.

Генераль директор шулай ук бүгенге укучылар арасыннан киләчәктә биология фәнен гомерлек юлдашлары итәчәк, башкаларга табигатькә якынаюда булышлык күрсәтәчәк кешеләр чыгачагына ышаныч белдерде. Чөнки тирә-як мохитне саклау, Кеше һәм Табигать бердәмлеген ныгыту – алгы аланда тора.

«Хәзер безнең бишенче сыйныфтан унберенчегә кадәр биология буенча теоретик белемне төрле гамәли күнекмәләр белән ныгытырга мөмкинлегебез бар, — диде лицей директоры Гүзәл Сафина. — Теләсә нинди тәҗрибә үткәрергә мөмкин. Шунысы да әһәмиятле, бу эшләрне зур экранда күрсәтеп була. Кирәк булган барлык микропрепаратлар да бар. Балалар дәресләрдә генә түгел, биология буенча түгәрәктә дә бик теләп шөгыльләнәләр».

Елена ФИЛАТОВА

Иван ТКАЧЕНКО фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса