Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Татнефть» компаниясе «Әлегә без өйдә!» онлайн-смена оештырды

«Татнефть» компаниясендә беренче тапкыр «Татнефть» балалар лагерьларында "Әлегә без өйдә!" онлайн-смена проекты тормышка ашырылды.

Проектта катнашучыларның гомуми активлыгы 150 меңнән артып китте: узган атна дәвамында алты интернет-мәйданчыкта балалар һәм аларның әти-әниләре иҗади биремнәр үтәделәр һәм проект партнерларыннан призлар алдылар. Компания җитәкчелеге сменаны 5 апрельгә кадәр озайту турында карар кабул итте.

Онлайн-проектның беренче этабы 23 мартта старт алды, икенчесе 30 марттан башланды. Балаларны сәламәтләндерү ялын оештыручылар республиканың көньяк-көнчыгышындагы балаларга лагерьның актив тормышына кушылу һәм команда әгъзасы булу мөмкинлеген бүләк иттеләр.

Балалар, интернет-мәйданчыкларга көн дәвамында тоташып, виртуаль «вожатыйлар» тәкъдим иткән иҗади биремнәр үтәде.

«Бу инновацион проект компаниянең република халкы алдында социаль җаваплылыгын күрсәтте, - дип билгеләп үтте «Татнефть» Хәйрия фонды җитәкчесе Ренат Мамин.

- «Татнефть» балалар лагерьлары - вәзгыятькә тиз арада реакция белдерергә һәм вакыт таләпләренә җайлашырга сәләтле заманча оешмалар».

Катнашучылар белән балалар ялын оештыручы тәҗрибәле кешеләр шөгыльләнә, аларның максаты — балаларга үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтү һәм булган белем багажын тулыландыру.

«Хәзерге вакытта балалар лагерьларының интернет-мәйданчыклары, профессиональ әзерлек эшләре нәтиҗәсендә, интернет челтәрендә балалар ялын оештыру өлкәсендә җитди мәсьәләләрне хәл итәргә әзер, - дип аңлатты «Татнефть» компаниясенең «Балалар лагерьлары лигасы» проекты координаторы Диана Есина.

- Моның өчен күңел ачу индустриясенең алдынгы тәҗрибәсе кулланылды, һәм безнең проект командасы заманча физиологик тикшеренүләргә һәм яшь психологиясенә таяна иде».

Тулы физик һәм психологик сәламәтлекне үстерү өчен һәр балага даими, көненә кимендә 60 минут, яшьтәшләре белән аралашырга кирәк. Виртуаль «вожатыйлар» тәкъдим иткән акыллы уен мәйданчыклары аларга бу мөмкинлекне бирде.

Сынау проектын тормышка ашыру балалар контентының әлеге формасын эшләү һәм гамәлгә кертү буенча кирәкле тәҗрибә тупларга һәм, кирәк булган очракта, җәйге онлайн-сменаны оештыру мөмкинлеген карарга мөмкинлек бирә. Җәйге каникулларга илдә беренче виртуаль балалар лагерен әзерләү шушы көннәрдә башлана.

Проектка liga_lagerey_tatneft инстаграмында кушылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса