Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Монтессори төркемнәре ачыла

«Татнефть» ярдәме белән быел Әлмәтнең дүрт балалар бакчасында Мария Монтессори методикасы буенча белем бирү төркемнәре ачыла. Компания шулай ук шәһәрнең барлык мәптәпкәчә мәгариф учреждениеләрен балаларның үсеш дәрәҗәсен арттыручы агач конструкторлар белән тәэмин итәчәк.

«Татнефть»нең мәгариф буенча күптән түгел булып узган иҗтимагый советында яңгыраган әлеге инициативалар хакында бүген 44 нче балалар бакчасында җентекләбрәк сөйләштеләр.

«Росинка» балалар бакчасы – «Әлмәтнең балалар бакчалары: педагогларның ачык үзара һөнәри хезмәттәшлеген үстерү аша белем бирү мохитының югары сыйфатына ирешү» проектында нәшат катнашучыларның берсе. Проект «Татнефть» булышлыгы белән шәһәребез балалар бакчаларында 2017 елдан алып тормышка ашырыла һәм балада инициативалылык, үзе сайлаган юл өчен җаваплылык, кызыксынучанлык һәм мөстәкыйльлек формалаштыруга юнәлдерелгән.

44 нче бакча мөдире Елена Макарова сөйләве буенча, мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе проектның башыннан ук катнаша һәм инде сизелерлек нәтиҗәләргә дә ирешкән. «Балалар тагын да ачыла, кызыксынучанга әверелә, сораулар бирергә тартынмый башлады», - ди мөдир. Программаны үстерү максатында «Татнефть» педагоглар өчен семинарлар үткәрүне, яңа методикалар кертүне, шулай ук учреждениеләрнең матди-техник базасын яңартуны да финанслый.

«Татнефть»тән проект кураторы Диана Есина сүзләренә караганда, Әлмәт балалар бакчалары хезмәткәрләренең үзләренең проект белән кызыксынуы уяну узган өч елда төп казанышларның берсе булган. «Педагоглар һәм мөдирләрнең үз инициативалары барлыкка килү, учреждениеләр арасында үзара хезмәттәшлек һәм тәҗрибә уртаклашу - мөһим күрсәткеч. Шулай ук нәниләребезнең әти-әниләреннән проект хакында күп кенә уңай фикерләр ишетү дә куандыра», – дип сөйли белгеч.

Проект кысаларында Әлмәтнең дүрт балалар бакчасы Монтессори методикасы буенча белем бирү принципларына нигезләнгән махсус төркемнәр җиһазларга тәкъдим итте. «Татнефть» әлеге тәкъдимне хуплады һәм 2020 ел дәвамында 30, 34, 44, 46 нчы балалар бакчаларында Монтессори төркемнәре ачачак, педагогларны укытуны тәэмин итәчәк. Методиканың үзенчәлеге – балаларның мөстәкыйльлеген арттыру өчен әзер мохит булдыруда. Укыту программасын сайлау хокукы ата-аналар ихтыярында.

Бер үк вакытта шәһәр балалар бакчаларын агач конструкторлар белән тәэмин итү дәвам иттереләчәк. Проект кысаларында төркемнәргә 386 детальдән торган 800 ләп комплект кайтартылачак.

ӘМРның мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Инна Гайфуллина «Татнефть» проектының төрле дәрәҗәдә шәһәр һәм районның барлык балалар бакчаларын колачлавын ассызыклады. 40 тан артык учреждение бакчаларда белем бирү сыйфатына экспертлар бәяләмәсен үтте инде – программада нәшат катнашучылар даирәсе көннән-көн арта бара.

 ФОТО: «ТАТНЕФТЬ» ААҖ МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса