Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Аттестатлар яңача биреләчәк

Россия мәгариф һәм фән министры документта нинди яңа билгеләр барлыкка киләчәге турында белдерде.

Россия укучыларына төп гомуми һәм урта гомуми белем турында документларны яңача бирә башлаячаклар. Бу хакта мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белдерде.

Яңа нормалар укытучыларга музыка, физкультура һәм сынлы сәнгать кебек фәннәр өчен «зачет» куярга мөмкинлек бирәчәк, ди министр.

Аның сүзләренә караганда, кайбер мәктәпләрдә «зачет» һәм «незачет» билгеләрен күптән кулланалар, тик аттестат алган вакытта барлык билгеләр дә биш баллы шкалага кертелә.

- Һәр бала йөгерергә, сикерергә, рәсем ясарга, җырларга ярата. Әлбәттә, барысының да бу бик яхшы килеп чыкмый, тик музыкаль сәләте булмаган өчен укучының аттестатына «өч»ле кую дөрес түгел, - ди Ольга Васильева.

Ул яңа билгеләр кертүне мәктәп үзе сайлаячагын да ассызыклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: аттестат