Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Зөһрә Шәрифуллина нинди кеше?

Җырчы Зөһрә Шәрифуллинаны барыбыз да белә. Бүгенге эстрада йолдызлары аның турында нинди фикердә икән? Һавалымы ул, усалмы яисә, киресенчә, хәстәрлеклеме?

Татар эстрадасының популяр җырчысы Илсөя Бәдретдинова халык артисты Зөһрә Шәрифуллина белән аралашып утырган мизгелен Инстаграмга урнаштырган һәм аның турындагы фикерләрен язылучыларына да җиткергән.

«Зөһрә апа Шәрифуллина белән сөйләшеп утырдык. Гел ачык йөзле. Бик зур хөрмәткә лаек шәхес булуына карамастан, син кем дә мин кем, дип карый белмәде инде ул Зөһрә апа. Сабыр гына тыңлый, уйлый, киңәшен бирә, гадел итеп аңлата. Кирәк икән, канатландыра, кирәк икән, җиргә төшерә.
Зөһрә апа репертуарыннан алынган «Ачы тау» җыры инде ничә еллар минем концертларымда яңгырый. Мин аңа бик рәхмәтлемен!» — ди Илсөя Бәдретдинова.

Фото:скриншот Инстаграм

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса