Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Зөлфәт Зиннуров бәйрәм көнендә хатынына чәчәк бирмәгән

Танылган җырчы Зөлфәт Зиннуров гашыйклар көне уңаеннан сөекле хатынына бик тә оригиналь бүләк ясаган. Гадәтләнгәнчә чәчәкләр алып кайтып тоттыруга карый җырчы милли ризыкларга заказ бирүне кулайрак күргән. Артист бәйрәм көн уңаеннан итле бәлеш, гөбәдия һәм эремчек пирогы алып кайткан.

«Тиз генә шалтыраттым да шушындый милли ризыкларны тиз арада китереп тә бирделәр. Бүген бит бәйрәм, гашыйклар көне янәсе», – ди артист. Шушы уңайдан Зөлфәт хәләленә сорау бирә: «Хатын, чәчәк әйбәтрәкме – болармы?». Хатын итагәтьле генә «Ризык, әлбәттә», – дип җавап кайтара.

Шундый оригиналь котлавы өчен Зөлфәт Зиннуровка бишле! Тик шулай да, камыр ризыгы белән артык мавыкмыйк әле. Фигура бозылмасын!

 

Шундый оригиналь котлавы өчен Зөлфәт Зиннуровка бишле! Тик шулай да, камыр ризыгы белән артык мавыкмыйк әле. Фигура бозылмасын!

 

Автор:. А.Галимова

Фото: Инстаграм @zulfat_zinnurov

Автор:. А.Галимова

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм @zulfat_zinnurov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X