Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Зөлфия Шакирова икенче оныгы туасын белгәч: «Балагызны ярата алмасам, гафу итегез» – дигән

- Зөлфия апа, исәнмесез. Ни хәлләрегез бар? - Хәерле көн! Бар да яхшы.

17 сентябрьдә икенче оныгыбыз Сәет туды бит. Нәселебез дәвамчысы – Шакиров. Әмма безгә кыз бала тансыграк иде, үзебез ике ул үстергәч, Самира безнең өчен уенчык, курчак кебек булды, аны кулдан төшермәдек тә. Үзен шулкадәр яратабыз! “Балдан да татлы баланың баласы”, - дип юкка гына җырланмыйлар икән.

Улым белән килен икенчегә бәби көтәбез дигәч, хәтта бераз кыен булып китте. Бернәрсә уйламаган җирдән: “Икенче балагызны ярата алмасам, гафу итәрсез”, - дип кенә куйдым. Чөнки бөтен мәхәббәтебез Самирага гына юнәлтелгән.

Икенче оныгыбыз тагы да татлырак бала булып чыкты! Магнит кебек ул, үзенә гел тартып тора, яныннан бер минутка да китеп булмый. Өстәвенә, Җәвиткә нык охшаган!

- Искәндәр улыгыз турында да сорыйсы килә. Ул эстрадага тәүге адымнарын ясап килә...
- “Синең кебекләр күп, сәнгатьне бутап йөрмә”, - дип күпме генә әйтсәм дә, мине тыңламый. Ул “рэп” дигән юнәлешне мин бөтенләй дә аңламыйм. Сәхнәгә моңсыз кешенең чыгуын өнәп бетермим. Баланы сүгәм, ә ул миңа: “Әни, син миннән көнләшәсең, шуңа күрә шулай дип әйтәсең”, - ди. Ярар, яшьлектә була торган күренешләр, туйгач туктар әле.

 

Әмма, икенче яктан, аның өчен сөенәбез дә. Ул бит тәмәке тартып, сыра эчеп йөри торган малай түгел. Көн-төн бүлмәсендә бикләнеп, шигырьләр яза. Кайчак миңа, күрше бүлмәгә, “ватсап” аша төнге өчтә: “Әни, яңа шигырь яздым, укып кара әле”, - дип смс җибәрә. Башта урысча яза иде, аннары мин сорагач, татарчага күчте. Татар телен укымаган булса да, менә дигән яза. Шигырләре үземә дә ошый, бик матур һәм мәгънәле.

Зоя Солошина

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса