Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Зилә Сөнгатуллина Илһам Шакиров затлы репертуары белән халыкның зәвыгын күтәрде дип саный

“Бу Илһам Шакиров чоры иде. Без аның чорында яшәгәнлегебезгә горурланабыз", - диде Зилә Сөнгатуллина.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Казан Дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина җырчы Илһам Шакиров затлы репертуары белән халыкның зәвыгын күтәрде дип исәпли. Бу фикерен ул бөек җырчы белән бәхилләшү мәрасимендә әйтте.

“Бу Илһам Шакиров чоры иде. Без аның чорында яшәгәнлегебезгә горурланабыз, - диде Зилә Сөнгатуллина. – Ул кеше вокаль сәнгатен югары профессиональ дәрәҗәгә күтәрде”.

“Өлкәнрәк яшьтәгеләр яхшы хәтерлибез – халык аның репертуарын җырлады. Ә ул репертуар катлаулы иде. Ул моның белән халыкка зур тәрбия биргәндер", - диде ул. 

Зилә Сөнгатуллина Илһам Шакировның Казан дәүләт консерваториясендә белем алуын да билгеләп үтте. Ул Илһам Шакировның мирасы, алымнары, моңнары, “сихерләре” өйрәнелер дип ышаныч белдерде  һәм бөтен сәнгатькәрләр исеменнән баш иде.

  • Татар җәмәгатьчелеге Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров белән Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт һәм опера һәм балет театрында бәхилләште.Бәхилләшү мәрасимендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев һәм башкалар катнашты.

 

Фото: Рамиль Гали

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса