Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Югары Акташта беренче тапкыр мордва мәдәнияте бәйрәме узды

"Милли мәдәният көннәре" кысаларында Югары Акташта беренче тапкыр мордва мәдәнияте бәйрәме узды.

Анда югарыакташлылардан тыш Васильевканың "Эрьзянка" мордва, Ерсубайкиноның "Шура - Хуран" чуваш, Урсалының "Родник" рус һәм Лениногорски шәһәреннән "Эрьзянка" халык фольклор ансамбльләре катнашты. Бу көнне бөтен кеше урманга бара һәм аю "эскәмиясен" өрәңге яфраклары һәм ботаклар белән бизи. Шул ук вакытта мордва җырлары тынып тормый, төрле уеннар башлана. Бәйрәм барган мәйданчыкта бәйләү, чигү, агачка уеп ясау осталары да эшләде. Тантаналы өлештән соң киләчәкә ышаныч символы булган шәм яндыру йоласы уздырылды. Бәйрәмнең төп героен - Аюны һәркем шатланып каршы алды. Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250